27 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Дәүләт Думасында казанлылар

1906 елның 27 апрелендә беренче Дәүләт Думасы эшчәнлеге башлана. Анда Казан губернасыннан 10 кеше катнаша. Алар арасында «Казан мөхбире» газетасы нәшире Сәетгәрәй Алкин, Александр Васильев һәм Габриэль Шершеневич, мулла Фәйзулла-Котдус Миндубаев, шулай ук берничә крестьян. 9 июльдә Николай II бу Думаны тарата.

 

Россиядә чит ил халкы

1702 елның 27 апрелендә Петр I чит ил белгечләрен Россиягә җәлеп итәргә карар кыла. Ул чит ил кешеләренә дин иреге вәгъдә итә. Шулай ук аларга  подданстволарны сакларга рөхсәт итәләр, илгә ирекле керү һәм чыгу хокукын бирәләр, салымнардан һәм пошлиналардан азат итәләр. Тарихчылар исә, кораб төзү һәм хәрби эшләрдән тыш, илгә тиз табыш эзләүче кешеләр килгән, дип язалар.

 

Бөек БАМ

1974 елның 27 апрелендә ил башкаласыннан ВЛКСМның XVII съезды исемендәге Бөтенсоюз удар комсомол отряды Байкал-Амур магистрален төзергә китә. Комсомолецлар Мәскәү, Ленинград һәм союздаш республикалардан җыела.

 

Әниләргә таяныч

1965 елда АКШта беренче подгузниклар патентлана. Аларны өч оныгы булган химик Виктор Миллз уйлап таба. Бер елдан соң ул аларны тагын да яхшырта.

 

Фигуралы шуу Олимпиадада

Фигуралы шуу спорты аерым төр буларак XIX гасырның 60 нчы елларында аерылып чыга. 1882 елда Венада узган беренче ярышларда ир-атлар гына катнаша. Хатын-кызлар фигуралы шууы 10 елдан соң барлыкка килә, соңыннан парлы фигуралы шуу да ппәйда була.

1908 елда бу спорт төре беренче тапкыр Лондонда узган җәйге Олимпия уеннары программасына кертелә. Беренче чемпионнарының берсе Николай Панин-Коломенкин була. 1924 елдан фигуралы шуу кышкы Олимпия уеннары программасының даими пункты була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү