Казан бозында Камилә Вәлиевага, туган көне белән котлап. торт алып чыкканнар

Камилә Вәлиева 17 яше тулган көнне Казанда “Чемпионы на льду” боз тамашасында чыгыш ясаган.

Фигуралы шуу остасы Казанда туган. Алты яшендә тренеры Ксения Иванова җитәкчелегендә спортта тәүге адымнарын ясый башлаган.

Кичә “Татнефть Арена” бозында булган шоу барышында тамашачылар кызны берничә тапкыр туган көне белән котлаган. Ә инде тамашадан соң экран аша Камиләгә видеокотлау ирештергәннәр, Ул гына да түгел – Этери Тутберидзеның тренерлары бозга бик зур торт алып чыкканнар.
Камилә Вәлиева өч программа белән: “Уэнсдей” күрсәтмә номеры, Олимпия сезонының кыска программасы, шулай ук Алинә Заһитова һәм Анна Щербакова белән өчәүләшеп “Girls! Who runs the world программасы” белән чыгыш ясаган. Ахырда фигуралы шуу остасы тамашачыларның соравы буенча бозда берничә тапкыр дүртле “тулуп” һәм өчле “аксель” ясап күрсәткән.


Фикер өстәү