Май бәйрәмнәрендә һава торышының нинди булачагын әйткәннәр

Майда Арктикадан суык һава агымнары үтеп керергә мөмкин. Шуңа күрә айның беренче ункөнлегендә шактый ук салкынча булыр кебек. Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев “БИЗНЕС Onlinе” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Галим сүзләренә караганда, Россия Гидрометеоүзәге май аенда һава температурасының климат нормасы чикләрендә булачагын фаразлаган. Әмма ул моңа карата шиген белдергән. “Һава агымы алышына чөнки. Моңарчы антициклон өстенлек итсә, хәзер ул, таркалып, калдыклары көнчыгышка таба китте. Ә безгә Атлантикадан циклон керә башлады”, – дип аңлаткан профессор.

Переведенцев сүзләренә караганда, аномаль җылы апрель май һәм июньгә йогынты ясаячак: җир инде кипкән һәм җылынган. Ай буе антициклон хөкем сөрү сәбәпле, явым-төшем аз булган, аның каравы, кояш нурларын кызганмыйча сипкән. “Апрельдә явым-төшем күләме 30 миллиметр тәшкил итәргә тиеш. 1 квадрат метр җиргә 30 литр су коелырга тиеш, дигән сүз бу. Ләкин җирдә моның кадәр су юк”, – дигән ул.


Фикер өстәү