Кар ишелеп явачак һәм бозлы яңгыр булачак

Фаразларга караганда, якындагы берничә көн эчендә Казанга явым-төшемнең ярты айлык нормасы “ишелеп” төшәргә мөмкин. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Казанда ял көннәрендә көндез һәм төнлә кар көтелә. Фаразлар акланса, берничә көн эчендә шәһәргә явым-төшемнең ярты айлык нормасы “ишеләчәк”. Юлларда бозлавык булырга мөмкин”, – дип кисәткән профессор.

Аның әйтүенчә, Татарстан башкаласында декабрь аенда явым-төшемнең айлык уртача нормасы 43 миллиметр тәшкил итә. Ай башында шәһәрдә явым-төшем булмады диярлек. Әмма инде якын араларда ук хәлләр тамырдан үзгәрергә мөмкин. Моннан тыш Төньяк Атлантикадан циклон үтеп керү сәбәпле, җылыта, бозлы яңгыр көтелә.


Фикер өстәү