Камилә Вәлиева баллар саны буенча дөнья рекордын узды

Яшүсмерләр арасында фигуралы шуу буенча 2020 елгы Дөнья чемпионы Камилә Вәлиева Беренче канал Кубогында дөнья рекорды нәтиҗәсен узып китте. Ярыш Мәскәүдә уза.

Камилә Вәлиева кыска программада 90,25 балл җыйды. Бу дисциплина буенча дөнья рекордын Алена Косторная (84,45 балл) куйган иде. Вәлиеваның нәтиҗәсе рәсми төстә исәпкә алынмаячак, чөнки ул эчке ярышларда күрсәтелде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Беренче канал Кубогында хатын-кызлар арасында кыска программада Анна Щербакова 82,89 балл белән икенче нәтиҗәгә иреште. Өченче урында — Дарья Усачева (80,84).

Турнирда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова җитәкчелегендәге «Красная машина» командасы (931, 41 балл) һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведеваның «Время первых» командасын (912,92) катнаша. Турнирның беренче көнненнән соң Алинә Заһитова командасы алда бара.


Фикер өстәү