Алинә Заһитова Тутберидзе төркеменнән ничек куылуы турында сөйләгән

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова балачакта тренеры Этери Тутберидзе төркеменнән ничек куылуы турында сөйләгән.

Атаклы тренер соңыннан үз карарын үзгәрткән, ә Алинә фигуралы шууда барлык титулларны яулаган – Европа, дөнья һәм Олимпия чемпионы булган.

“Үзегезнең китәсе килдеме, дип сорыйсызмы? Юк әлбәттә, әмма мине куып чыгардылар бит. Этери Георгиевна әйтүенчә, ялкау булганмын. 12 яшькә кадәр Ижевскида – кечкенә генә бер шәһәрдә фигуралы шуу белән шөгыльләндем. Анда бездән күпне таләп итмәделәр. Инде Тутберидзе төркеменә эләккәч, үземнең бөтен көчемне биреп шөгыльләнәм кебек тоелды, әмма ул гына җитәрлек булмаган, күрәсең.
Ул чагында әле мин шундый киеренкелеккә гадәтләнмәгән булганмын. Үземнән нәрсә теләүләрен аңламаганмын. Тырыша торгач, Ижевскида ясарга омтылып та карамаган ниндидер өчле сикерүләрем әйбәт кенә килеп чыга башлады. Әмма күнегүләр вакытында беләзектән кулымны сындырдым. Махсус лангетка белән ярышларга киттем, анда тагын аягымны сындырдым. Шуннан Ижевскига ике гипс белән кайтып егылдым.

Берникадәр вакыттан соң гипсны алдылар. Туып-үскән шәһәремдә бераз шөгыльләнгәннән соң, янә Мәскәүгә киттем. Этери Георгиевна беренче күнегүдә үк: “Мин сезне куып чыгарам”, – диде. Әлбәттә, кәефем төште. Инде нишләргә? Шушы ук шугалакта эшләүче башка тренер – Анна Царева төркеменә күчтем. Аңа да бик рәхмәтлемен. Чөнки ул мине шундый катлаулы чорда үзенә алды. Ул чагында мин юньләп шуа алмый торганга әйләнгән идем.

Аптыраганнан, Ижевскига кире кайтырга булдым. Дәү әнием белән чәчәк бәйләме алып, Этери Георгиевна белән саубуллашырга киттек. “ Без Мәскәүдән китәбез, сезгә барысы өчен дә рәхмәт”, – дибез. Ә ул: “Әйдәгез, тагын бер тапкыр тырышып карыйк әле”, – димәсенме!.. Нигә ул мине янә үз төркеменә аласы итте, анысын белмим”, – дип сөйләгән Алинә Заһитова “7 дней” хәбәрчесенә.


Фикер өстәү