Альберт Асадуллин: “Бөтендөнья татар конгрессы – куәтле, зур көч ул”

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының музыка, театр һәм хореография институтының профессоры Альберт Асадуллин Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды алдыннан фикерләре белән уртаклашты.

– Мин бик бәхетле кеше. Моннан 30 ел элек Бөтендөнья татар конгрессы оешты. Һәм шул вакыттан бирле мин аның делегаты булып торам. Шундый зур оешманың бер өлеше булачагымны белгәч, шундый сөенгән, горурланган идем. Бу хисләр елдан-ел артты гына.
Бөтендөнья татар конгрессы – халкыбызның имин киләчәге кайгыртучы куәтле, зур көч ул. Милләтебез һәм аның киләчәге турында көн саен уйлаучы һәркемгә бик рәхмәтле мин. Барлык милләттәшләремә сәламәтлек, иминлек һәм безнең көчле, талантлы халкыбызга зур ышаныч телим!


Фикер өстәү