Алинә Заһитова соңгы тугыз ай эчендә беренче тапкыр чыгыш ясады (ВИДЕО)

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәүдә «Фигуралы шууга гашыйк» фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады. Бу Заһитованың февральдән бозга беренче чыгуы, ул соңгы тапкыр Доброградтагы шоуда чыгыш ясаган иде. 2020 елда Алина шулай ук Татьяна Навканың «Спящая красавица» шоуында да катнашты.

2019 елның декабрендә Заһитова тәнәфес алуы турында хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта Заһитова «Ледниковый период» тамашасын алып бара. Ил Кубогы этапларында ул катнашмый.

Заһитовның «Фигуралы шууга гашыйк» гала-концертында узган елгы Outro күрсәтмә номеры белән чыгыш ясады. Ул Этери Тутберидзе төркеме хореографының вафат булган әнисенә — Людмила Шалашовага багышланды.

https://youtu.be/aY8HFjoLii8


Фикер өстәү