Литваның фигуралы шуу осталары Татьяна Навканың боз тамашасында чыгыш ясаганнары өчен дәүләт бүләкләреннән мәхрүм ителгән

Литва президенты Гитанас Науседа Маргарита Дробязко белән Повилас Ваганасны бишенче дәрәҗәдәге Гедиминас ордены кавалерлары исемлегеннән төшереп калдыру турында указга кул куйган. Президентның социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителгән, дип яза “REGNUM”. Бу карар фигуристларның Татьяна Навканың боз тамашасында чыгыш ясауларына бәйле.

Дробязко һәм Ваганас – Литва чемпионнары. Дөнья һәм Олимпия уеннарында катнашып, күп тапкыр призлы урыннар яулаган спортчылар. Алар телгә алып үтелгән бүләккә 2000 елда лаек булганнар. Әмма, Науседа фикеренчә, “Сочида коммерцияле чарада оятсызларча катнашып, Литва алдындагы казанышларын сызып ташлаганнар”.

Моннан тыш Литва сеймының кайбер вәкилләре Дробязконы гражданлыгыннан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыккан. Президент моның өчен законга үзгәрешләр кертергә кирәклеген әйткән. Дробязко, СССР таркалгач, 1993 елда Литва гражданлыгын алган.

Шул ук вакытта Навка шоуының матбугат хезмәте “РИА Новости” хәбәрчесенә белдергәнчә, спортчыларның икесе дә әлеге боз тамашасында чыгыш ясауларын дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, Украинаның фигуралы шуу остасы, 1992 елгы Олимпия уеннары чемпионы Виктор Петренко, Навканың боз тамашасында катнашканы өчен, июль аенда Украинаның Фигуралы шуу федерациясеннән чыгарылган. Моннан тыш президент Зеленский аны стипендиядән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү