Рөстәм Миңнеханов «Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузышында катнашучылар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 1 Май мәйданында «Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузышында катнашучылар белән очрашты. Бүген автомобильләр колоннасы Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 «Көнчыгыш» федераль трассасы буйлап хәрәкәт ачты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, М-12 автомагистрален ачу – бөтен ил өчен мөһим вакыйга. «Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузышында катнашучыларны сәламләүгә шатмын. Сез М-12 трассасы буйлап беренчеләрдән булып йөрдегез. Кичә мин дә яңа машина юлын үзем сынап карадым. Яхшы маршрут һәм автомобильчеләр өчен бик әйбәт шартлар тудырылган. Барыгызны да котлыйм!» – диде Татарстан Рәисе.

«Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко 810 километр озынлыктагы өр-яңа трассаның бары тик 3 ел эчендә төзелүен ассызыклады. «Без юллар салу турында гына түгел, ә бөтен инфраструктура булдыру турында сөйлибез. Бу – автомагистраль үзе, 18 искиткеч АЗС һәм 32 ял итү мәйданчыгы. Бу – уникаль һәм бик мөһим проект», – диде ул.

Автоколоннаны җитәкләгән Леонид Панфилов яңа трассаның сыйфатын һәм уңайлылыгын югары бәяли. «Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузышында илнең 15 җитештерүчесе — «КАМАЗ», «Соллерс», «Лада», «УАЗ» һәм «ГАЗ» автомобильләре катнашты.


Фикер өстәү