Танылган театр артистының 50 яшьлек юбилеена 5 көн кала гомере өзелгән

Бүген Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты Фирдәвес Гыйззәтуллина вафат булган. Аңа 50 яшьлек юбилеен каршыларга нибары биш көн калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Агентлыкка театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, артист белән хушлашу шимбә, 24 июньдә, 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Көньяк зиратның Хушлашулар залында булачак.
Фирдәвес Гыйззәтуллина 1973 елның 27 июнендә Сибай шәһәрендә дөньяга килгән. 2003 елдан бирле Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшләгән. Ике ел элек
аның әнисе, Башкортстанның халык артисты Вәкилә Калмантаева вафат булган иде.


Фикер өстәү