Кыйммәтле чакрымнар. Быел Татарстанда юл эшләренә 250 миллиард сум акча тотачаклар

Татарстанда һәр алтынчы авылга диярлек юл юк! Зур юлдан «өзелгән» салаларны, вак таш түшәп, олы юлга тоташтырмакчылар. Юл кадере турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

Быел Татарстанда юл эшләренә, зур проектларны тормышка ашыруны да исәпкә алып, 250 миллиард сум акча тотачаклар. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

– Узган ел белән чагыштырганда, агымдагы елда республикада юл эшләре тагын да кызуырак узачак. Былтыр 209 миллиард сумлык эш башкарсак, быел әлеге санны 250 миллиард сумга җиткерү күздә тотыла, – диде министр.

Татарстанның юл эшләре программасына 67 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуның 14 миллиард сумга якыны федераль үзәккә туры килә. Төп социаль программаларны тормышка ашыру кысасында гына да торак пунктлардагы 150 чакрым озынлыктагы вак таш җәелгән, 161 чакрым озынлыктагы асфальт түшәлгән юлны төзекләндерергә җыеналар. Министр әйтүенчә, 16 бакчачылык ширкәте, 5 балалар ял лагере, 16 авыл хуҗалыгы фермасына илтүче юлны тәртипкә китерәчәкләр.

Юлсызлыктан интегүче авыллар турында да онытмаганнар.

– Безнең 3 меңнән артык авылыбыз бар. Бүген шуларның 519ына юл юк. Төбәк дәрәҗәсендәге 13 мең чакрым озынлыктагы юлның 500 чакрымы тирәсе – грунт юллар. Мәсьәләне хәл итү өчен, мондый авылларны, үзебездә чыга торган вак таш җәеп, зур юлга тоташтырырга ниятлибез. Сүз машина хәрәкәте артык зур булмаган кечкенә авыллар турында бара. Вак таш түшәлгән юлның бәясе дә арзанракка төшә. Мондый юлның 1 чакрымы 10 миллион сумга кадәр тәшкил итсә, асфальт җәя башласаң, 1 чакрым юл хакы 17 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Былтыр республиканың Менделеевск, Әгерҗе, Мамадыш районнарында, юлларга вак таш җәеп, мондый ысулны сынап карадык инде. Яз көне сыйфаты канәгатьләндерде. Авыл эчендәге юлларга килгәндә, бүген күп кенә салаларда бу эшне үзара салым акчасына башкаралар. Бу яктан программа бик отышлы. Халык биргән һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өстәп түли. Һәркемнең яхшы юллардан йөрисе килә, әлбәттә. Әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын да аңлыйбыз, – диде Фәрит Хәнифов.

Әле шушы арада гына Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов шалтыратып, сөенече белән уртаклашуын да сөйләде министр.

– Былтыр юл салган кечкенә генә Яковка авылында бүген бер генә буш җир кишәрлеге дә калмаган. Табигатьнең бик матур почмагында урнашкан әлеге саладагы җирләрне сатып алып бетергәннәр. Авылга юл салу нәтиҗәсе бу! Уйлый калсаң, элек авылларны белеп салганнар. Аларның табигате дә матур, су да басмый, инеш-елгалары, урманнары да янәшәдә. Без бетеп баручы салаларны торгызу турында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Авылларны, вак таш җәеп булса да, зур юлга тоташтырырга кирәк. Мондый юлларның үз кимчелекләре бар, әлбәттә. Алар асфальт юл кебек нык түгел, саклап тотарга кирәк. Авылга 40 тонналы йөк машинасы килеп керсә, яңа юл да чыдамаячак, – ди Фәрит Хәнифов.

Хәер, «М12» югары тизлекле автомобиль юлы төзелә башлаганнан бирле сала юллары җирне дер селкетеп узып китүче йөк машиналарына кадәр күрде инде. Министр әйтүенчә, федераль һәм төбәк юллары төзелеше барышында гамәлдәге 900 чакрымга якын юлны «эшкә» җиккәннәр. Зур төзелешләр беткәч, аларның барысын да рәткә китерәчәкләр, дип вәгъдә иттеләр брифингта.

Зур юллар дигәннән, агымдагы елда федераль юлларның 59 чакрымын төзекләндерәчәкләр.

– Әлеге эшләрнең күп өлеше «М7» трассасының Яшел Үзән, Биектау, Менделеевск районнары һәм Чаллы шәһәренә туры килгән урыннарында башкарылачак. Зөя елгасы аша күпер салу эшләре 77 процентка үтәлде инде. Аны быелның ноябрендә үк тулысынча кулланышка тапшырырга ниятлибез, – диде «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

Ә Чулман елгасы аша салынучы күперне әле күптән түгел генә шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карап кайтты.

– Бу – бик үзенчәлекле төзелеш. Күпернең уң як яры (Алабуга районына туры килгән өлеше) бик биек. Биредә баганаларның су өстендәге биеклеге генә дә 50 метр тәшкил итә. Күпернең озынлыгы 1 чакрымнан да артып китә, – диде Илдар Минһаҗев.

«Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин әлеге күпер вакытыннан алда, киләсе елда ук кулланылышка тапшырылачак дип әйтте. Бу сүзләр дөресме?» – дип тә сорады журналистлар брифингта. Җавап йөзеннән Фәрит Хәнифов та, Илдар Минһаҗев та елмаеп кына куйдылар. Эшкә күз тидерергә теләмәделәр, ахры.

Татарстан «Куркынычсыз һәм имин юллар» илкүләм проектын тормышка ашыруда да катнаша. Илкүләм проектлар, шул исәптән «Куркынычсыз һәм имин юллар» Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Моңа кадәр, 2017–2018 елларда, илнең кайбер төбәкләрендә «Куркынычсыз һәм имин юллар» өстенлекле федераль проекты гамәлдә иде. Аның ярдәме белән республикада 1129 чакрым юл төзекләндерелгән инде. Быел проект кысасында 10 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Аерым алганда, төбәк дәрәҗәсендәге 222 чакрымга якын юлны ялт иттерәчәкләр. Мәсәлән, Азеево – Чирмешән – Шентала, Чистай – Түбән Кама, Апас – Тәтеш юлларында йөрүчеләр җиңел сулап куячак. Биредә юлларны тәртипкә китерәчәкләр. Юлчылар күперләрне дә уратып узмый. Агымдагы елда республика 38 күпердә, шуларның 4ен өр-яңадан сафка бастырачаклар, төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Мәсәлән, Әлмәт районында Дала Зәе елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләре төгәлләнәчәк. Чирмешәндә Зур Чирмешән елгасы аша салынган күпер дә яңа сулыш алачак.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү