Владимир Путин Россиянең чит илләрдәге акчасын һәм мөлкәтен алу очрагында җавап чаралары күрү турында указга кул куйган

“Росимущество” чит илләрнең Россиядәге акчасы һәм мөлкәтенең (җавап чарасы сыйфатында Президент алырга кушкан акча һәм мөлкәт) вакытлыча идарәчесенә әйләнәчәк.

Президент Владимир Путин Россиянең чит илләрдәге акчасын һәм мөлкәтен алу очрагында җавап чаралары күрү турында указга кул куйган. Документ “Кайбер мөлкәт белән вакытлыча идарә итү” дип исемләнгән һәм инде үз көченә дә кергән.

Указ нигезендә, ил җитәкчелеге АКШ һәм башка дәүләтләрнең яки аерым кешеләрнең мөлкәте, акчасы белән вакытлыча идарә итә алачак. Шул ук вакытта биредә сүзнең Россия компанияләренең устав капиталларындагы өлешләр һәм кыйммәтле кәгазьләр турында баруы искәртелгән.

Шул рәвешле “Фортум” һәм “Юнипро” компанияләрендәге акционерларның өлешләре “Росимущество”ның вакытлыча идарәсенә эләккән инде. Мөлкәт белән вакытлыча идарә итү дәүләт башлыгының тиешле карарына кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү