26 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Нурланыш һәлакәтләрен һәм фаҗигаләренюк итүчеләр һәм шушы һәлакәтләрдә һәм фаҗигаләрдә һәлак булган корбаннарны искә алу көне

Бу истәлекле дата 2012 елның 4 апрелендә Федераль закон  белән гамәлгә куела.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә XX гасырның иң зур техногенавариясе була. Турбогенераторны сынаганда килеп чыккан шартлау нәтиҗәсендә реактор һәм 4нче энергоблокның бинасы тулысынча җимерелә. Атмосферага 190 тонна радиоактив матдә тарала. Европаның 17 иле нурланыш белән зарарлана. Аварияне юк итүдә 600 меңнән артык кеше катнаша. Россия регистрында бу авария нәтиҗәсендә 700 меңнән артык кеше нурланышалган дип санала. Шуларның 200 меңе – фаҗиганеюк итүчеләр, 340 меңнән артыгы Брянск, Калуга, Орел, Тула өлкәләрендә яшәүчеләр.

Нотариат көне

2016 елның 26 апрелендә Россия Президенты указы белән гамәлгә куела. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1866 елның 26 апрелендә император АлександрII «Нотариаль өлеш турындагы нигезләмә»гә кул куя. Бу документ нигезендә нотариатка мөстәкыйль хокукый институты статусы бирелә.

Халыкара интеллектуаль милек көне

2001 елдан башлап, 26 апрельдә дөньяда Халыкара интеллектуаль милек көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәм көндәлек тормышта уйлап табуларның әһәмиятен ассызыклый. Патентлар, товар билгеләре, иҗат болар барысы да тормыш дәрәҗәсен күтәрүче белем һәм идеяләр нәтиҗәләре.

Габдулла Тукай тууына 137 ел

26 апрель көнне Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тула.

Габдулла Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.

Наданлыкны бетерү

100 ел элек (1923) Казанда өлкәннәр арасында наданлыкны бетерү буенча эш башлана. Күпчелек татарлар, мөселман конфессиясе булганга, грамота нигезләренә ия булалар, революциягә кадәрге чорда татарлар Россиядә иң укымышлы халыкларның берсе була. Әмма совет хакимияте өчен грамоталылык күрсәткече булып рус телен белү була, шуңа күрә татарларның күп өлешен белемсез кешеләр санына кертәләр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү