Хыял күперен тоташтырдылар

Төзүчеләрнең быелгы һөнәри бәйрәме аеруча истә калачак. Ник дигәндә, кичә Татарстанда М12 трассасы юлында Идел аша төзелә торган күперне тоташтырдылар. Шул рәвешле республиканың Югары Ослан һәм Лаеш районы ярларын 45 мең тонналык металл тоташтырды. Күпернең озынлыгы – 3362 м.

Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, хыял буларак чынга ашкан күпер бу.

– Хыяллар чынга аша. Кайчан гына Идел аша күпер турында хыяллана идек.  Менә бүген инде бу күперне тоташтырабыз. Форсаттан файдаланып, Россия Президенты Владимир Путинга, Хөкүмәтебезгә, Марат Хөснуллинга, барлык юл төзүчеләргә, күпер төзүчеләргә, «Автодор» оешмасына рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Төзүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Идел аша салынган бу күпер М12 трассасындагы иң озын ясалма корылма санала. Билгеле булганча, Мәскәү, Түбән Новгород, Казанны тоташтырачак трасса «Магистраль инфраструктураны яңарту һәм киңәйтү» илкүләм проекты кысасында төзелә. М12 трассасы икътисадка унай йогынты ясар, 17 эре төбәкне тоташтырыр дип көтелә. Моннан тыш яңа трасса пәйда булгач, Мәскәү – Казан юлындагы юл фаҗигаләре дә 3,5 тапкыр кимер дип фаразлана.

Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин кичәге вакыйганы төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан илебезгә ясалган зур бүләк дип атады. Ул тантаналы чарада видеоэлемтә аша катнашты.

– 2020 елның 10 июлендә Хөкүмәт тарафыннан Россиядәге иң зур юл төзелешенә тотыну турында карар кабул ителде. Шул рәвешле гомуми озынлыгы 810 чакрым булган М12 трассасы төзелешенә керештек. Узган ел трассаның Мәскәү, Владимир өлкәләренә туры килгән 107 чакрымлык өлеше сафка басты. Сентябрьдә инде Арзамаска кадәрге юлны ачарга җыенабыз. Бу инде эшнең яртысы тәмамланган дигән сүз булачак. Ел азагына кадәр Казанга илтүче юл да тулысынча ачылыр дип өметләнәбез. 2024 елда исә – Санкт-Петербург юнәлешендәге, 2025 елда Төмәндәге юл ачылыр дип планлаштырабыз, – дип сөйләде ул, якташларын сәламләп.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, яңа күпер Иделнең уң як ярында инфраструктура үсешенә зур этәргеч бирәчәк. Моннан тыш ул гамәлдәге юлларны да бераз «бушатыр» дип көтелә.

Россиянең транспорт министры Виталий Савельев яшерми: күпер төзүче тәҗрибәле, оста белгечләр булмаса, мондый зур эшләр хыялда гына калган булыр иде. Министр сүзләренә караганда, бүген ил күләмендә шундый зур объектлар төзелә.

– Ерак Көнчыгыш, Благовещенскида, Тверь өлкәсендәге күперләр шулар рәтендә. Чаллыда да Кама аша күпер төзелә, – диде министр.

Идел аша сузылган яңа күпердән ел азагында файдалана башлыйбыз. М12 трассасының сигезенче этабы төзелешен җитәкләүче Рәшит Хәҗипов шулай дип ышандыра.

– Күпернең терәүләрен төзү, металл корылмаларына бәйле эшләр планлаштырылган вакыттан бер айга иртәрәк тәмамланды. Быелның октябрь азагына кадәр асфальт түшәп бетерергә җыенабыз, – ди белгеч.

Идел аша сузылган күпер төзелешендә:

– 4 меңнән артык кеше катнашкан, 1 мең берәмлек техника җәлеп ителгән;

–  аның терәүләрен, металл корылмаларын җыю өчен 20,5 ай вакыт таләп ителгән;

– күпер быелның декабрендә тулысынча сафка басачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү