Рөстәм Миңнеханов «Слово пацана» сериалы турында: «Бу бер дә яхшылыкка китермәячәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында атналык традицион киңәшмә вакытында “Слово Пацана. Кровь на асфальте» сериалын шәрехләде. Аның сүзләренчә, республика хакимияте ил җитәкчелегенә мондый фильмнарның ТР сәясәтенә туры килмәвен җиткерергә тиеш.

«Соңгы вакытта яшүсмерләр группировкалары барлыкка килүне романтизацияләүче фильмнар чыга башлады. Без моны үттек инде. Кызганычка каршы, бу яхшыга китерми. Моңа дәлил — республиканың Сарман районында булган вакыйгалар. Хокук саклау органнары тарафыннан һәлакәттә катнашучыларның барысы да ачыкланган, профилактик чаралар үткәрелгән, — диде ТР Рәисе.

«Без моны уздык, һәм үткәндәге вакыйгалар кабатлануга юл куярга безнең хакыбыз юк», — дип ассызыклады ул һәм Татарстан Республикасы хакимиятенең «мондый сюжетларга мөнәсәбәтен белдерергә тиеш» һәм мондый фильмнарга җавап бирергә тиешлеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов бу фонда ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга йөкләмә бирүен әйтте. «Без ил җитәкчелегенә мондый фильмнарның безнең сәясәткә туры килмәвен җиткерергә тиеш», — дип йомгаклады ул.

«Слово Пацана. Кровь на асфальте» сериалы «Казан феномены» турында сөйли. Премьера ноябрьдә булды. Сериалда вакыйгалар 80 нче еллар азагында бара.


Фикер өстәү