Алмаз Мирзаянов: «Кочаклап сөяр өчен кайтып килдек…»

Артист тормышының аерылгысыз өлеше – гастрольләр. Бу юлы без айлар буе өйләренә кайтып кермәгән кайбер җырчыларның хәлләрен белешергә булдык, гастрольле тормышлары турында сораштык.

Алмаз Мирзаянов сүзен: «Безнең кешечә түгел бит…» – дип башлады. Төрле сәбәпләр аркасында гастрольләре әле өзелгән, әле бөтенләй концертлар куеп булмаган. «Беренче елны Зөлфирә белән яхшы гына башлаган идек. Шул рухта дәвам иткән мәлдә, башта пандемия, аннан ил-көндәге вазгыять комачаулады. Шуннан соң бәби алып кайттык. Бу елның февраль аеннан гына әкренләп эшли башладык. Башка артистлар кебек айлар буе өйгә кайтмыйча түгел, билгеле. Әле менә сентябрьдә генә, ул чакта яше дә тулмаган баланы әбисе белән калдырып, өч атнага гастрольләргә чыгып киткән идек – дүрт көннән ары түзә алмадык. 400 чакрым юл узып, Нәзирәбезне кочаклап сөеп киттек. Соңгы ике атнаны ничек түзгәнне үзебез генә беләбез», – дип сөйләде безгә Алмаз Мирзаянов.

P.S. Ә сез кайсы җырчыларның концертларын көтеп аласыз? Кемнәрнекенә ел саен йөрисез? Җавапларыгызны шушы QR-код аша кереп юллый аласыз.


Фикер өстәү