Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ни булганны үзем дә аңламадым…»

Ике көн элек реанимациягә эләккән Ришат Фазлыйәхмәтов язылучыларына мөрәҗәгать белән чыкты, хәленең яхшыруы турында хәбәр итте.

«Зур рәхмәт әйтәсем килә хатыныма. Сезгә минем турыда бөтен мәгълүматны күрсәтеп, җиткереп барды. Ул бик каты борчылды. Чыннан да, мин реанимациягә эләктем, 2 көн реанимациядә яттым. Белмим, ни булганны үзем дә аңламый калдым…

Монда табиблар бик көчле. Аларга рәхмәт! Хөрмәтле дусларым, хәлләремне белешкән коллегаларыма да рәхмәт. Хәзер әкренләп җайлашып киләм. Тиздән аякка басабыз. Әле җырлыйсы җырларым күп, сезнең белән күрешәселәр алда», – ди Ришат.


Фикер өстәү