Ринат Садыйков “Слово пацана” сериалы турында: “Аны гыйбрәт өчен карарга кирәк”

“Мин әлеге сериалда бернинди романтика күрмим”. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында зур бәхәс уяткан сериал турында фикерен әйтте.

Министр сүзләренчә, сериалны тыярга түгел, киресенчә, ул вакыйгаларны ничек бар – шулай күрсәтергә кирәк. “Кайбер экспертлар “Слово пацана” сериалын группировкаларны романтик рухта күрсәтә дип саный. Мин моның бөтенләй килешмим. Сериалдагы кадрлар – безнең чынбарлыкның “кара битләре”. Мин үзем дә анда тасвирланган чорны күрдем. Группировкалар – ул әти-әниләр өчен чын мәгънәсендә зур бәла, үлем, көчләү… Ул сериалны гыйбрәт алып карарга кирәк”, – диде ул.

Министр “Казан феномены” гыйбарәсенә дә үз аңлатмасын бирде. «Группировкалар да, җинаятьчелләр дә түгел ул. “Казан феномены” – Казан һәм Татарстанда яшәгән мәшһүр шәхесләр. Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров, Федор Шаляпин… Нигә без. әйтик, академик Завойский, Муса Җәлил, Һади Такташ турында сөйләмибез? Ни өчен без татар театрына нигез салган Галиәсгар Камал турында аз беләбез? Безгә Татарстанны “җимергән” әйберләр турында түгел, аның мирасы булган феноменнар турында сөйләргә кирәк”, – диде ул.


Фикер өстәү