Татарстанда үсмерләр “Слово пацана” геройларына охшарга тырышып тәртип боза башлаган

Алар үзара кыйнашу-тукмаклашу күренешләре сурәтләнгән видеоларны мессенджерларга җибәрә.

Сарман районында үсмерләр, телеграм-каналлар булдырып, аларны туксанынчы елларда Татарстан башкаласында пәйда булган ике оешкан җинаятьчел төркем исеме белән атаганнар. Бу хакта “Татарстан 24” хәбәр итә.

Үсмерләр, “Слово пацана” сериалын (18+) карап, “стрелка”лар билгели, акча җыя, үзара кыйнашу-тукмаклашу күренешләрен видеога төшерә һәм хәтта картада районнарны бүлешә. Кыйнашуга корылган видеолар, шушы сериалның музыкасына “салынып”, челтәргә урнаштырыла, аннан мессенджерларга җибәрелә.

Җирле халыкны малайларның бу гамәлләре борчый, әлбәттә. Ләкин алар әлегә, ни эшләргә белмичә, аптырашта калган. Кемдер, үсмерләрнең уены, шаяртуы гынадыр бу, дигән фикердә. Икенче берәүләр исә уенның уймакка әйләнүеннән курка.


Фикер өстәү