10 районда гадәттән тыш хәл режимын керткәннәр

Кырымның 10 районында, бик көчле давыл узу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Китерелгән зыянны бәяләү эше алып барыла. Шулай ук гадәттән тыш хәл зонасы чикләрен билгеләү дәвам итә, дигән төбәк башлыгы Сергей Аксенов.

“28 ноябрь 9.00 сәгатькә 10 муниципаль берәмлек территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында карар кабул ителде”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында. Черноморский, Симферопольский, Сакский кебек районнарга, шулай ук Евпаториядә, Саки һәм Джанкой шәһәр округында шундый режим кертелгән.

Инде хәбәр ителгәнчә, 27 ноябрьдә Кырымда һәм Краснодар краенда бик көчле давыл булган. Җил тизлеге сәгатенә 144 чакрымга җиткән. Давыл китергән зыян күләме 67,8 миллион сум күләмендә исәпләнелә. Көньяк федераль округында су басу зонасыннан 995 кеше иминрәк урыннарга чыгарылган. Хәзерге вакытта төбәкләрдә энергия һәм җылылык белән тәэмин итү торгызылган.


Фикер өстәү