Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесенең кайда узачагы билгеле

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенең 61нчесе киләсе елның 1-3 февралендә Казандагы “Ак барс” көрәш сараенда узачак. Бу хакта Татарсан Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров хәбәр итте.

Баштарак бәйгене 15-17 февральдә уздыру фикере бар иде. Әмма көннәрдә «Ак барс» комплексында башка чара билгеләнгән булу сәбәпле, турнирны уздыру вакытын күчерелде. Билгеле булганча, 2021 һәм 2022 елларда да Муса Җәлил бәйгесе Казанда узды. Аңа кадәр ярыш күп еллар дәвамында республика районнары һәм шәһәрләрендә – Минзәләдә, Биектауда, Актанышта, Зәйдә, Әлмәттә һәм Чаллыда оештырылды.

 

 


Фикер өстәү