Җинаять кануны гражданнарның хәрби хезмәттән качулары өчен җаваплылык күздә тота. Казан гарнизонының хәрби прокуроры Мунко Цыренов искәрткәнчә, үз белдекләре белән хәрби өлешне калдырган һәм дезертирлык кылган хәрби хезмәткәрләрне җинаять җаваплылыгы көтә.
Ике маддә дә — 337 нче һәм 338 нче — РФ Җинаять кодексы кертелгәннән бирле бар, әмма 2022 елның 24 сентябрендә «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 151 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 365-ФЗ номерлы Федераль закон басылып чыкты.
«Яңа үзгәрешләр нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының хәрби хезмәткә каршы җинаятьләр турындагы кайбер маддәләре буенча җәза кырысланды», — дип аңлатты Казан гарнизоны хәрби прокуроры.
«Хәрби өлешне үз белдегең белән калдыру — әлеге җинаять хәрби хезмәткәр тарафыннан хәрби хезмәттән вакытлыча читләшү максаты белән кылына дигәнне аңлата. Әйтик, хәрби хезмәткәр чираттагы ялга киткәч, үз вакытында яки шуннан соң ике тәүлек дәвамында хәрби частена килмәгән икән, алга таба бу гамәле аны җинаять җәзасына тартылуга китерәчәк «, — дип аңлатты Казан гарнизоны хәрби прокуроры Мунко Цыренов.
Шул ук вакытта, әгәр хәрби хезмәткәр хәрби хезмәтен бөтенләй үтәмәскә карар кылса, бу очракта җаваплылык РФ Җинаять кодексының 338 маддәсендә каралган — дезертирлык.
Дезертирлыкның үзенчәлеге шунда ки, аны кылуга хәрби хезмәттә булмау вакыты йогынты ясамый. Мәсәлән, хәрби хезмәткәр, хезмәттә 1 көн булмаган килеш тә, дезертирлык кылырга мөмкин. Хәрби хезмәткәрнең максаты дезертирлык буларак гамәлләрен квалификацияләү нигезе булып торачакю
Дезертирлыкка ният турында шәхесне таныклый торган ялган документлар сатып алу яисә әзерләү, яисә эшкә урнаштыру дәлилли алалар.
«Дисциплина — теләсә кайсы хәрби коллективта нигез, аның кирәклеге һәркемгә аксиома буларак билгеле. Шуңа күрә хәрби частьларда югары дисциплина һәм хокук тәртибен саклау өчен җәзаны катгыйландырдылар «, — дип нәтиҗә ясады Казан гарнизоны хәрби прокуроры Мунко Цыренов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat