Казанда көчле җилдән 76 яшьлек пенсионерның өстенә светофор ауган

Аның сыйрак сөяге сынган.
Казанда өлкән яшьтәге ир-ат өстенә светофор ауганнан соң җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, кичә – 13 апрельдә иртән, көчле җил чыгу сәбәпле. Казанда яшәүче 76 яшьлек ир-ат өстенә светофор ауган. Бу хәл академик Парин белән Мәүлетов урамнары чатында килеп чыккан. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган: аның сыйрак сөяге сынган.

Әлеге хәлдән соң тикшерүчеләр “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Соңрак тикшерүчеләр светофор урнаштыруга җаваплы затларның эшен хокукый яктан бәяләячәк.


Фикер өстәү