25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим башланды

25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим башланды. Ул Яңа ел каникулы ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә сәнәгать, ягулык-энергетика корылмаларыннан – 500 метр, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы объектларыннан, юллар, шәхси йортлар, күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыкка китеп кенә пиротехника әйберләрен кулланырга мөмкин. Бары тик бенгаль утларын һәм «хлопушка»ларны гына теләсә кайда кабызу-шартлату рөхсәт ителә.

Махсус режим кертелү сәбәпле, Казанда Яңа ел төнендә бәйрәм мәйданчыкларында салют атмаячаклар. Шәһәрдә яшәүчеләр махсус билгеләнгән 4 мәйданчыкка барып кына утлар очырта алачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 29 декабрьдән көчәйтелгән эш режимына күчә. Алар тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Коткаручылар әйтүенчә, ел саен Яңа ел бәйрәмендә янгын очраклары гадәттәге көннәрдәгегә караганда күбрәк була. Төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Барлык янгыннарның 39 проценты шуңа бәйле.


Фикер өстәү