Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасын Россия Кубогында җиңүләре белән котлап, волейбол клубы президенты Рәфкат Кантюков, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгат Сәфәров, команданың баш тренеры Алексей Вербов, клуб коллективы исеменә котлау телеграммасы юллады.

“Татарстандагы барлык волейбол сөючеләр һәм шәхсән үз исемемнән «Зенит-Казан» командасын ирләр арасында волейбол буенча Россия Кубогында алтын яулаулары белән котлыйм. Бу искиткеч җиңү – һәр уенчының осталыгы һәм команданың уңышлы хезмәттәшлеге, шул исәптән, еш кына күләгәдә калучылар – яхшы тренерлар штабы, оста спорт менеджерлары, бу эшкә битараф булмаган иганәчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе», – диелә телеграммада. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уртак тырышлык Казан клубының чираттагы триумфын һәм күпьеллык лидерлыгын, республиканың ил спортындагы данын расларга ярдәм итте.


Фикер өстәү