Рөстәм Миңнеханов карда волейбол уйнау буенча “Динамо-Татарстан” командасын җиңү белән котлады

Карда волейбол уйнау буенча “Динамо-Татарстан” командасы Россия Кубогыннан соң ил чемпионатында да җиңү яулады.

Шул уңайдан Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, республиканың “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгат Сәфәров, волейбол федерациясенең пляж волейболы һәм карда волейбол уйнау буенча комитет рәисе Андрей Лебедевка котлау телеграммасы юллады.
– Безнең команданың икеләтә җиңүе спортның әлеге шактый яшь төрен үстерүгә, аны безнең республикада популярлаштыруга зур өлеш кертә. Сезнең белән, команданың барлык спортчылары һәм тренерлары белән бу зур уңыш шатлыгын уртаклашам. Уртак уңыш өчен башкарган эшегез өчен рәхмәт. Татарстан Республикасын һәм легендар “Динамо” хәрәкәте даны өчен яңа казанышларга ирешү өчен бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, энергия һәм илһам телим. Нык сәламәтлек һәм бәхет сезгә, – диелә телеграммада.


Фикер өстәү