Казанның чәчәк салонында сатучы кызны кыйнап акчасын урлаганнар

Казанның Зәкиев урамында урнашкан чәчәк салонында төнге өчтә чәчәк сатучы кызга һөҗүм иткәннәр.

26 яшьлек кыз чәчәк алырга җыенган ирне салонга керткән. Башта ир чәчәк сайлаган кыяфәт чыгарып торган, ә аннары кисәк кенә сатучы кызга һөҗүм иткән. Ир кызның башына берничә тапкыр пыяла шешә белән суккан, шешә ватылганнан соң да кызга сугуын дәвам иткән. Кызны бер кулы белән тотып торып, ир кассадан 1850 сум урлаган һәм таксига утырып качкан.

Ирне камерадагы язма аша бик тиз танып алып, эзенә төшкәннәр. Ул берничә тапкыр урлауда гаепләнеп хөкем ителгән ир-ат булган. Җинаятьчене шул төндә үк кулга алганнар.


Фикер өстәү