Ике егетне Казан мәчетләреннән сәдака акчасын урлауда гаеплиләр

Беркайда да эшләми торган ике кешене Казан мәчетләреннән сәдака урлауда гаеплиләр, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Быел март аенда 20 яшьлек егет төнлә Яңа Савин районындагы мәчеткә дүрт тапкыр үтеп кергән һәм аннан ул 9 мең сумнан артык хәер акчасын урлаган.

Шуннан соң ул җинаятькә үзенең танышын җәлеп итәргә ниятләгән. Шул ук айда яшьләр Совет районы мәчетләренең берсенә керергә тырышкан, әмма сигнализация эшли башлагач, җинаятьчеләр качып котылган.

Моннан тыш, шәһәрнең башка ике мәчетеннән 2 мең сумнан артык акча урлаганнар.

Алар үз гаепләрен таныган, тик зыянны капламаганнар. Егетләрнең эше алга таба карап тикшерү өчен район судына җибәрелгән.


Фикер өстәү