“КамАЗ” шоферы Симферопольдә җиңеп кайткан

Симферопольдә “Иң яхшы йөк машинасын йөртүче” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе төгәлләнгән. Анда илнең төрле почмакларыннан 37 йөртүче катнашкан.

Бәйгедә “КамАЗ” сәүдә-финанс компаниясе склады” шоферы Петр Иванов “10 тоннага кадәр йөк күтәрешле автомобильләр” категориясендә – беренче һәм 10 тоннадан артыграк йөк күтәрешле машина йөртүчеләр арасында – икенче урынга чыккан. Бәйгедә йөк машиналары йөртүчеләрнең теоретик белемнәре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре сыналган, шулай ук аларга “авто”ны билгеле бер шартлар нигезендә махсус юлдан йөртү осталыгын күрсәтергә кирәк булган. Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчегә 300 мең сумлык сертификат һәм икенче урын өчен – 150 мең сумлык сертификат тапшырылган.


Фикер өстәү