Владимир Путин гараж амнистиясе турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин гараж амнистиясе турында законга кул куйган. Кешеләргә гаражлары урнашкан дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен бушлай алу мөмкинлеге бирәчәк ул.

Мондый мөмкинлек 2026 елга кадәр каралган. Законга 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән гаражлар эләгә. Аларга карата җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе кулланылачак. Тик түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: җирнең хакимият органы яки оешма тарафыннан, яисә гараж кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышы карары нигезендә бирелгән булуы кирәк. Закон быел 1 сентябрьдән үз көченә керә.

Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына караганда, республикада хуҗасы мәгълүм булмаган 50 меңгә якын гараж бар. Моңа әле рөхсәтсез салынган гаражлар керми.

 

Гаражларга да чират җитте: «амнистия» белән генә барлык проблемалар да хәл ителерме?


Фикер өстәү