Гаражларга да чират җитте: «амнистия» белән генә барлык проблемалар да хәл ителерме?

Дәүләт Думасында Росреестр катнашында эшләнгән «Гараж амнистиясе турында»гы закон кабул ителде. Ул 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән гаражларга кагыла.

Бу хакта Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников матбугат чараларына түбәндәгеләрне бәян итте:

– Гараж амнистиясе – дача амнистиясеннән соң киң масса халыкны җәлеп итүче икенче закон. Россиядә 3,5 млн «хуҗасыз» гараж бар. Димәк, ул миллионлаган машина йөртүчегә, гараж хуҗасына кагыла. Һәм, ниһаять, күп елларга сузылган проблеманы – гаражларны рәсмиләштерү эшен хәл итәчәк. Белгәнебезчә, инде советлар заманыннан кулланылышта булган гаражлар арасында да рәсмиләштерелмәгәннәре бихисап. Проблема нәрсәдә соң? Төп сәбәп – гаражларның үзләренә дә, алар төзелгән җиргә дә кирәкле документларның булмавында. Яңа закон буенча милекне рәсмиләштерү икесенә дә берьюлы каралган. Шулай ук гараж хуҗалары дәүләт пошлинасы түләүдән дә азат ителә.

Амнистия вакытлыча, металлдан эретеп ябыштырылган гаражларга да кагыла. Әмма бу очракта әлеге гаражлар урнашкан җирнең кайчандыр нәкъ менә кооперативка бирелүе һәм аның тарафыннан сроксыз кулланылышта булуы шарт. Җир арендага бирелгән очракта, ул яңа хуҗага рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Әйтергә кирәк, яңа закон буенча гаражны рәсмиләштерү бик гадиләштерелгән. Гараж хуҗасына гариза белән документлар илтеп бирү дә җитә. Эш шунда: гражданнарга башкарма хакимият органнары,  җирле үзидарә  ярдәм итәргә тиеш. Рәсмиләштерү өчен нигез булып кооперативта әгъза булып торганлыкны дәлилләүче белешмә, гараж бүлеп бирелү турында документ, файдаланган өчен түләүләр турында чеклар, техник инвентаризация документлары тора ала. Җирле шартлардан чыгып, башка документлар да кулланылырга мөмкин.

Вакыт шактый узу сәбәпле, күп кенә гаражлар балаларына, оныкларына мирас булып калган яки башка бөтенләй чит кеше тарафыннан сатып алынган. Бу очракта да бернинди куркыныч юк. Милекне рәсмиләштерү шул ук тәртиптә барачак.

«Гараж амнистиясе» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында да онытмый. Инвалидларга гаражны йорт янәшәсендә куярга рөхсәт ителә. Алар өчен машина кую урыннары да  бушлай булачак.

Әйтергә кирәк, бу «амнистия» белән генә барлык проблемалар да хәл ителеп бетми әле. Гараж кооперативларында бокслар гына түгел, юллар, машина юу урыннары, гомуми кулланыш объектлары да бик күп. Аларны да рәсмиләштерергә туры киләчәк. Шуңа күрә дә  амнистия турындагы законда гараж берләшмәләре турында аерым закон кирәклеге ассызыкланган. Андый документ бу тармактагы эшчәнлекне алып баруны хәл итәр иде.

«Гараж амнистиясе» 2021 елның сентябрь аеннан үз көченә керә. Димәк, төбәкләрдә, муниципалитетларда әзерлек эшләре алып бару өчен вакыт бар әле. Әлеге законның срогы 5 елга тәгаенләнгән, ягъни 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Бу җәһәттән республикабызда  эш күптән башланган инде. Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары  Лилия Борһанова әйтүенчә,  ЕГРН мәгълүматларыннан  күренгәнчә,  бүген республикада  гараж дип билгеләнгән 50 мең  күчемсез милекнең хокуклы хуҗалары юк.  «Гараж амнистиясе турында»гы Закон аларга милекче булырга  ярдәм итәчәк.  «Рәсмиләштерү вакытында авырлыклар тумасын өчен Росреестр үз чиратында  бу эш белән шөгыльләнүче   башкарма власть органнарына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», – диде ул.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү