Мәшәкате дә, чыгымнары да кимеде: “Сетевая компания” кулланучыларны электр энергиясенә тоташтыру эшен җиңеләйтә һәм тизләтә

Безнең татар халкы ярым җитди, ярым шаярып: “Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы”, – дияргә ярата. Ә чынлыкта моның артында әйтеп бетергесез зур хезмәт ятуын үз башына төшкән кеше генә белә. Кагыйдә буларак теләсә нинди йортның төзелеше иң элек электр белән тәэмин итүдән башлана. Төзелешне утка ялгауның үз нечкәлекләре һәм серләре бар. Без шундый берничә объектта булып, технологик ялгауның ничек башкарылуын үз күзләребез белән күреп, белгечләрдән киңәшләр алып кайттык.

Эшмәкәрләргә – аерым игътибар!

Без булган беренче объект Яшел Үзән шәһәрендә. Энергетиклар биредә балалар сырхауханәсенең төзелеш мәйданын электрга ялгады. Эшләрнең барысы да көчәнеш астында башкарыла. Ягъни энергетиклар технологик тоташтыруны халыкны уттан өзмичә башкарды.
– Моңа кадәр берничә сәгатькә утны сүндереп тора идек, — дип аңлата Идел буе электр челтәрләре филиалының технологик ялгау буенча директор урынбасары Илназ Разов. Хәзер безнең эшләгәнне өендә телевизор карап утыручы апа-абыйлар белми дә, сизми дә кала. Хәтта трансформатор подстанциясенә яңа җиһаз кую да көчәнеш астында эшләнә.
“Сетевая компания”нең Идел буе электр челтәрләре филиалы сигез районга (Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Балтач, Балык Бистәсе, Арча, Әтнә, Питрәч) хезмәт күрсәтә. Энергетиклар пандемия чорына да карамастан төзелеш эшләренең актив баруын ассызыклый. Димәк технологик тоташтыруга гариза тапшыручылар саны да арткан. Әйтергә кирәк, “Сетевая компания” кече һәм урта бизнес вәкилләренә аеруча игътибарлы. Бу категориягә 150 кВт көчәнешкә кадәрге электр челтәрләренә беренче тапкыр тоташучы юридик затлар керә. Гадәттә, заказчы һәм кулланучы арасындагы килешүне тормышка ашыруга 4 ай вакыт китә. Кече эшмәкәрлек вәкилләрен исә алардан гариза кабул ителгәннән соң, электрга нибары 1 – 1,5 ай эчендә ялгыйлар.
– Без кече һәм урта бизнес вәкилләре белән төзелгән килешүләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга тырышабыз. Быел безнең филиал гына 200 гә якын эшмәкәрне утлы итте, – ди Илназ Разов.
Җитәкче аңлатуынча, электр челтәрләренә тоташтыру өчен гаризаны хәзер “Сетевая компания”нең рәсми сайтында https://gridcom-rt.ru/ теркәлеп, шәхси кабинет аша юлларга мөмкин. Телефондагы мобиль кушымта аша да була. Узган елдан башлап, кече һәм урта бизнес вәкилләре технологик тоташтыруга гаризаларны бары тик шәхси кабинет аша гына тапшыра. “Сетевая компания” дә кулланучыларга барлык документларны интернет аркылы юллый.
– Бу безгә дә, кулланучыларга да бик уңайлы, – ди Илназ Разов. Шәхси биттә документлар алмашу, технологик ялгауның төп этапларын карап барудан тыш, интеллектуаль исәпләү приборы ярдәмендә, тотылган электр энергиясенең күләме турындагы мәгълүматны да күрергә мөмкин.
“Зеленодольскгорстрой” акционерлык җәмгыяте – “Сетевая компания”нең күптәнге партнеры. Оешманың генераль директоры Валерий Макеев әйтүенчә, узган ел алар дүрт объект файдалануга тапшырган. Аларны электр челтәренә тоташтыру белән бернинди дә проблемалары булмаган.
— Соңгы елларда “Сетевая компания”нең клиентлар белән эшләү тәртибе сизелерлек үзгәрде, — ди җитәкче. Иң куандырганы: электр челтәренә тоташтыру вакыты кыскарды. Документ белән бәйле мәшәкатьләрнең дә 80 процентын хәзер читтән торып башкардык. Безнең өчен анысы да бик мөһим.
Шул ук көнне энергетиклар Биектау районының Әлдермеш авылындагы фермер хуҗалыгын да 149 кВт көчәнештәге электр ялгады. Ун ел дәвамында үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык территориясендә трансформаторга өстәмә исәпләү приборы урнаштырылды.
– Хуҗалыгыбыз ел саен киңәя барганлыктан, моңа кадәр булган көчәнеш кенә җитми башлады. Ун ел элек электр кертү белән бәйле барлык эшләрне тулысынча үзебез башкарган идек. Мәшәкате дә, чыгымнары да бик зур булды. Бу юлы чыгымнар 10 тапкырга кимеде. Аннан соң гаризаны шәхси кабинеттан тапшыру да эшләрне бермә-бер җиңеләйтте, – диде фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Марат Бәхтияров.
Фермер хуҗалыгында да энергетиклар барлык эшләрне көчәнеш астында башкарды. Бу хезмәттә өлкән мастер Ренат Нуриевнең тәҗрибәсе зур.
– 2016 елда көчәнеш астындагы эшләрне иң түбән 0,4 кВт көчәнештәге челтәрләрдән башлаган идек. Хәзерге вакытта 0,4 кВт һәм 6-10 кВт көчәнештәге линияләрдә махсус техника ярдәмендә күптөрле төзекләндерү эшләре башкарабыз. Теләсә нинди хезмәттәге кебек үк, моның да үз нечкәлекләре һәм авырлыклары бар. Ләкин бу эш классик хезмәттән күпкә куркынычсызрак. Киләчәк – нәкъ менә көчәнеш астында эшләүдә, – ди Ренат.
Биектау районының электр челтәрләре җитәкчесе Марат Гыйниятуллин әйтүенчә, энергетикларның төп бурычы – гариза тапшыручыларның хезмәттән канәгать калуы.
– Клиентлар артуга карамастан, без эшләрне тиз арада башкарып чыгарга тырышабыз. Узган ел 2139 кеше гариза тапшырган иде. 2013енә электр энергиясе җибәрелде. Документларны интернет аша юллау мөмкинлеге барлыкка килгәч, эшмәкәрләрнең мәшәкате кимеде. Дөрес, башта халыкка бераз ияләшергә, эш җаена төшенергә туры килде. Хәзер исә күпчелеге гаризаларны шәхси кабинет аша гына юллый, – диде ул.

Нинди көчәшен сайларга?

Нинди генә эшкә тотынсак та, һәр нәрсәне алдан уйлап башкарырга кирәк. Электр челтәрләрен технологик ялгау алдыннан, иң элек көчәнеш дәрәҗәсен ачыкларга кирәк. Сезгә кайсысы туры килә: 220 В яки 380 В ? Өч һәм бер фазалы башкару бар. Өч фазалы технологик ялгау, ягъни 380 В лы көчәнешнең үз өстенлекләре барлыгын белеп торсагыз, зыян итмәс.
Беренчедән, өч фазалы җиһазлар – җылыту һәм су җылыту казаннары, насос станцияләреннән куркынычсыз файдалану мөмкинлеген бирә.
Икенчедән, һәр фазалы чыбыкта йөкләнеш аз булганлыктан, өч фазалы челтәрдә автомат һәм саклагыч сүндерү җайланмасын аз номиналь күрсәткеч белән урнаштыру җае бар.
Өченчедән, көнкүреш приборларына һәм өч фазалы чыбык җиһазына көч челтәрдә тигез бүленәчәк. Шуңа күрә җир участогында тармакланган архитектура биналары (хуҗалык блогы, мунча, гараж) булганда, аерым фазаларны күздә тотарга кирәк. Яки, аерым бер фазаларда көчәнеш кимергә мөмкин булса, җиһазны азрак көч килгән фазага вакытлыча күчереп торырга була.
Кондиционеры, ризык әзерләү өчен электр панеле, электр казаннары һәм вентиляция системалары булган югары технологияле торак йортлар өчен 15 кВт көчәнештәге технологик ялгауны белгечләр нәкъ менә өч фазалы башкаруда киңәш итә.
Әгәр йортны газ белән җылыту планлаштырылса, һәм өйдә көнкүреш техникадан суыткыч, микродулкынлы мич, кер юу машинасы, телевизор гына булса, электр челтәрләренә 220 В көчәнештәге, 7 кВт егәрлектәге, бер фазалы башкаруда да тоташтырырга мөмкин.

Бәясе кыйммәтме?

Билгеле, теге яки бу эшкә алынганда, аягыңны юрганыңа карап сузасың. Белгечләр аңлатуынча, технологик ялгау бәясе компания башкарган эшләрдән чыгып, Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. 15 кВт егәрлеккә кадәрге электр җайланмасын ялгау бәясе (моңа кадәр ялганган егәрлекне исәпкә алып) 550 сум тора. Дөрес, монда кайбер шартларны искә алырга кирәк. Бу очракта, гариза тапшыручының участок чигеннән оешманың кирәкле көчәнеш классындагы электр челтәре хуҗалыгы объектына кадәрге ара шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә – 300, авылларда 500 метрдан ерак булмаска тиеш. Шулай ук җир участогына ия булу турындагы аренда килешүенең (әгәр ул булса) бер елдан озаграк вакытка төзелгән булуы шарт.
Район, шәһәр округлары һәм федераль әһәмияткә ия шәһәрнең территория чикләрендә технологик ялгауны бер үк кеше 550 сумга эшләтә ала. Ләкин моны өч ел эчендә бер тапкыр эшләргә кирәк. Башкача булганда, әлеге хезмәт өчен хак ике төрдәге түләү ставкасы белән исәпләнелә. Бу очракта бәядә дә аерма булачак, ягъни ул максималь егәрлектәге берәмлек өчен ставка һәм стандартлаштырылган тариф ставкасы буенча исәпләнеләчәк.
Кешеләр технологик ялгау бәясен үзләре исәпли аламы соң? Әлеге сорауны без белгечләргә бирдек.
– Әлбәттә, – ди алар. – Электр челтәренә кирәкле көчәнешне исәпләп, булачак йортны утка ялгау буенча дөрес карар кабул итү өчен шәхси кабинеттагы калькулятор ярдәмгә киләчәк.
Тәкъдим ителә торган егәрлек
Объект төре Максималь егәрлек, кВт*
Бер фазалы көчәнеш
1 Шәхси торак йорт, җиһаз эченә суыткыч, кер юу машинасы, телевизор, суҗылыткыч, микродулкынлы мич, һәм башкалар керә 5
2 Электр белән җылытыла торган шәхси торак йорт 5-7
Өч фазалы көчәнеш
3 Гараж, бакча йорты, һәм башкалар 3
4 Аерым торак йорт 5-8
5 Электр белән җылытыла торган шәхси торак йорт 15
6 Гараж, бакча йорты һәм башкалар 5
*технологик ялгау өчен гаризада күрсәтер өчен

15 кВт көчәнештәге технологик ялгауны бары тик өч фазалы башкаруда гына эшләргә киңәш ителә. Чөнки энергия нәтиҗәлелеге көчле булган заманча җиһазлар бер фазада гына эшләмәячәк. Әгәр инде гариза бирүче шулай да бер фазада була, дигән теләген җиткерә икән, аңа гаризада төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Ягъни моңа кадәрге көчәнешне 7 кВт ка кадәр киметергә кирәк булачак.


Фикер өстәү