Казан Кремле Фирдүс Тямаев белән бәйле хәлгә фикерен белдерде

Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелүе сәбәпле Казан Кремле үз фикерен җиткерде. Хөкүмәт йортындагы брифингта әлеге хәлне сәясиләштермәскә кирәк, диделәр.

— Без артист эшенә кысылмыйбыз. Бу — артистлар эше. Алар нинди документлар белән эшлидер, белмибез. Монда иң мөһиме вазгыятьне сәясиләштермәү. Башкортстаннан да безгә якын кардәш җир юк, — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү