Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан”ны Россия Кубогында җиңү белән котлады

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасы җитәкчелеген, уенчылар һәм тренерларын Россия Кубогында җиңү белән котлады. Парламент җитәкчесе клуб президенты Рәфкат Кантюков, баш тренер Алексей Вербов, «Динамо-Татарстан” физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгат Сәфәров, «Газпром трансгаз Казань»ның генераль директоры Рөстәм Усманов исеменә телеграмма юллады.

“Безнең егетләр ышанычлы рәвештә исткиткеч җиңүгә иреште һәм янә ил волейболында лидер булуларын раслады. Уенчыларның югары дәрәҗәдәге чыгышы һәм кулдан килгәннең барысын да эшләүләре, тренерларның осталыгы, бөтен команданың зур хезмәте иң югары бәягә лаек. Җиңүнең бәхетле мизгелләре, Татарстан волейболының тантанасы өчен рәхмәт сезгә”, – диелә телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге җиңүдә Әсгат Сәфәровның өлешен аерым билгеләп узган. «Республикада спортны үстерүдә актив ярдәм һәм игътибарыгыз нәтиҗәсендә иң югары казанышларга ирешәбез. Әлеге җиңү җанатарлар өчен Яңа ел бүләге булды», – дигән ул


Фикер өстәү