Бушаган шешәләр. Россиядә 1,2 миллион кеше хәмергә бәйлелектән интегә

Бер ел эчендә Россиядә шешә белән дуслашкан гүзәл затлар саны 7 процентка арткан. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый сәламәтлек һәм балаларга медицина ярдәме департаменты җитәкчесе Елена Шешко хәбәр иткән. Татарстанда да саннар сискәндерә. Белгечләр фикеренчә, хатын-кызларга хәмердән зуррак куркыныч яный.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә 1,2 миллион кеше хәмергә бәйлелектән интегә. Ел дәвамында теркәлгән үлем-китем очракларының да күбесе әнә шул афәт аркасында килеп чыккан. Әйтик, бавыр таркалу, миокард инфаркты, панкреатит аркасында вафат булучыларның күбесе – хәмер белән мавыккан кешеләр, ди белгечләр.

Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, бүген республиканың наркология диспансерында эчкечелектән интеккән 30 меңгә якын кеше исәптә тора. Андыйлар саны ел саен 1–2 процентка арта бара. Татарстанда эчкечелек буенча исәптә торучыларның 70 процент чамасын – ир-атлар, калганын хатын-кызлар (!) тәшкил итә икән.

– Бүген бездә барлыгы 540 ятак урын исәпләнә. Шуларның 118е тернәкләндерү өчен каралган. Калган барлык койкаларда эчкечеләрне дәвалыйлар. Шул ятаклар арасында 46 койка – хатын-кызларныкы. Аларның беркайчан да буш торганы юк, – дип гаҗәпләндерде табиб.

Илдар Таҗетдинов фикеренчә, гүзәл затлар, нигездә, гаиләдәге проблемалар, эшсезлек, авырлыклардан качарга тырышып, шешәгә үрелә. Яшерен батырын-түгел: эчкечелек сазлыгына баткан хатын-кыз, гадәттә, бу начар гадәткә ияләшүен яшерергә тырыша. Эчкечелек юлына баскан кешеләргә инде 40 елдан артык ярдәм итүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин моны аеруча курыныч дип саный.

– Хатын-кызның эчүе җәмгыятьтә кискен тәнкыйтьләнә торган начар күренеш санала. Шуңа күрә гүзәл затларның күбесе бу начар гадәтен яшерергә тырыша. Ачыкланганда инде хәлләр бик мөшкел – күпләр эчкечелекнең өченче стадиясенә җиткән була. Хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-атныкы белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк барлыкка килә. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә дә сәрхушкә әйләнергә мөмкин, – ди ул.

Белгечләр борчуга салырлык тагын бер сан атый. Бер ел эчендә Россия авылларында эчкечелектән интегүчеләр саны да 7 процентка арткан. «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән белгечләр бу уңайдан да фикерен җиткерде.

Рөстәм Вәлиуллин фикеренчә, авыл җирендә яшәүчеләр арасында эчкечелекнең тамыр җәюе халыкның бүгенге күңел халәтенә бәйле.

– Соңгы арада дөньяда, илдә барган вакыйгалар күпләр тормышының астын өскә китерде, җәмгыятьтәге киеренкелекне арттырды. Кагыйдә буларак, стресс арткан җирдә исерткеч эчемлекләр дә күбрәк кулланыла. Мәсәлән, 1990 нчы елларда да бик каты эчәләр иде. Моңа, нигездә, тормыш дәрәҗәсенең түбәнлеге, эшсезлек сәбәпче булды. Бүгенге тотрыксыз тормыш, шул ук эшсезлек кабат теңкәгә тия. Инфляция бик зур. Кеше акча җиткерә алмый. Көн дә ишетелеп торган күңелсез хәбәрләр дә кешенең психофизиологик халәтенә тискәре йогынты ясый бит. Кеше, аз булса да онытылыр, киеренкелектән котылыр өчен, хәмергә үрелә, – ди табиб-нарколог.

Психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Миронов фикеренчә, шәһәрдә дә, авылда да эчкечеләр саны елдан-ел арта бара һәм моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада аларга ярдәм сорап килүчеләр арасында наркоманнар да күбәеп киткән.

– Күреп торабыз: илдә – кризис. Шуңа хәзер мобилизация, чикләүләр өстәлде. Күпләрнең киләчәккә планнары җимерелде. Халыкның керемнәре кимеде. Кереме кимемәгәннәрнең чыгымнарны артты. Тормыш кыйммәтләнде. Элек бер сум торган әйбер бүген 5 сумга төшә. Мондый негатив, тормыш авырлыгы кешене акрынлап баса. Күпләр андый чакта беренче эш итеп шешәгә үрелә. Шәһәр җирендә ул яктан барыбер җиңелрәк әле. Каядыр барып кайтырга, бераз онытылырга, күңел ачарга мөмкин. Авылда – үле тынлык. Шуңа кеше төшенкелеккә дә тизрәк бирешә. Һава торышына каршы көрәшеп булмаган кебек, эчкечелекне дә җиңәрлек түгел. Бар да илдәге вазгыятькә бәйле. Тормышлар җайланып, илләр тынычланып, социаль проблемалар кимесә, илдәге эчкечеләр саны да азаер иде, – ди белгеч.

 

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, бүген ил халкының өчтән бер өлеше хәмер белән дус түгел. Сораштыру барышында респондентларның 31 проценты – исерткеч эчемлекләрне гомумән кулланмавын, 69 проценты ара-тирә тоткалавын әйткән. Белгечләр, ил халкы арасында иң популяр исерткеч эчемлекләр – аракы (59 процент), сыра (48 процент) һәм шәраб (21 процент), дип нәтиҗә ясаган.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү