Рәсим Низамов: «Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә»

Үзенә – 50, сәхнә иҗатына – 25! Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов өчен быел әнә шундый истәлекле дә, җаваплы да ел. Сәнгать нинди үзгәрешләр кичерә? Популярлыкның асылы нәрсәдә? Ертык җырлар һәм артист күчермәләре ни өчен барлыкка килә? Без әнә шулар хакында сөйләштек.

– Хәзерге эстрада белән элеккесе арасында аерма зурмы? Нинди сыйфатлар югалды, ниндиләре өстәлде?

– Хәзерге белән аерма шунда: ул чакта җырчы булу өчен белем алырга, конкурслар юлын үтәргә кирәк иде. Укыган вакытым туксанынчы елларга туры килде һәм әле ул чакта да шушы «совет мәктәбе» сакланган иде. Бүген исә профессионаллар белән үзешчәннәр арасында аерма юкка чыкты. Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә. Сәхнәгә җиңел карый башладык. Аның дәрәҗәсен төшерүдә үзебезнең дә гаеп бар. Үзебез, дигәндә, мин тулаем халыкны күз уңында тотам.

Ә бит кайчан гына өлкән буын җырчылар: «Сәхнә ул – изге урын», – дип әйтә иде. Хәзер исә  ул тамада дәрәҗәсендәге күңел ачу чарасына әйләнеп калды. Җыр сәнгатенең ни дәрәҗәдә төшкәнен сез инде үзегез дә беләсез. Ә инде аның бурычларына килсәк, иң беренчесе һәм әһәмиятлесе җыр белән тәрбияләү иде. Без халыкны тәрбияләргә тиеш идек. Менә бу функция югалды.

 – Артист – иярүчеме, ияртүчеме?

– Без ияртүче идек, тамада дәрәҗәсенә төшеп, иярүчегә әйләнеп калдык. Нәрсә сөйләсәм дә, нәрсә җырласам да ярый, дип уйлый күпчелек. Журналистлар сөйләм культурасын кайгырткан кебек, без дә җырлау культурасын кайгыртырга тиеш. Ул нәкъ шул ук, алар аерылмый да.

– Танылу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Һәм шул танылуны озак елларга саклап калу өчен нишләргә?

– Танылып, билгеле бер баскычны яулагансың икән, шул дәрәҗәне саклау – иң авыры. Артист җырлаудан туктамаса, җырласа, эзләнсә, яуланган үрне саклау да бик үк авыр түгел. Мин үзем дә тамашачы буларак концертларга йөрим. Дөрес, элек күбрәк йөри идем, хәзер сирәгрәк. Чөнки тыңлап булырдайлары күп түгел. Ә инде залдан чыгып киткәндә, 15–20 җырның берсе күңелгә кереп кала һәм син аның көен көйләп кайтып китәсең икән, димәк, концерт бушка узмаган. Шоуны корырга була аны, ә менә күңелгә үтеп керердәй җыр иҗат итү… Анысы тансыкка гына килеп чыга.

Бүген күп җырчылар сәхнәгә омтыла. Бәлкем, барысын да җырчы дип әйтергә кирәкмидер дә. Дөрес, бу омтылыш бер яктан яхшы, икенче яктан вагайта. Әгәр сәхнәгә омтылган кеше шул юнәлештә даими эшли һәм үз җырын тапканчы эзләнә икән, ул сәхнәдә үз урынын таба. Бер җыр белән таныла җырчы. Шул җыр алып кереп китә аны. Шул җырга ияреп, башка җырлар китә.

– Сезне «Каеннар арасында» дигән җыр танытты дисәк, дөрес булырмы? Һәм тәнкыйтьләнгән җыр да шушы бугай. Үзегез ни уйлыйсыз?

– Шулай диләр шул. Башка җырларым булса да, бу хәл миңа ошаса, ошамаса да, әлеге фактны берни эшләтеп булмый. Тәнкыйтькә килгәндә, аның максаты да шул иде. Ул вакытта продюсерлык безнең өчен ят сүз, аның нәрсә икәнен үзебез дә белми идек. «Союз Продакшн» үзәге «Каеннар арасында» җырына клип төшерергә булды. Әле ул чакта клиплар да яңалык иде. Ә бу үзәк сәнгать мәсьәләсендә алдан күрә белгән икән. Үзәк хуҗасы: «Рәсим, еллар узгач, башка җырлар да башкарырсың, әмма бу җыр гомерлеккә синең белән калачак, бөтен җирдә шуны сораячаклар», – дигән иде. Шулай булып чыкты. Инде җырламыйм дим, тамашачы сорап җырлата. Алдан күрү сәләте шушы була торгандыр.

 Халык җиңел җырларны тиз отып ала. «Каеннар арасында» шундый. Әмма җиңеллеккә омтылам дип, бөтенләй җиңеләергә ярамый. Җырның мәгънәсе булырга тиеш.

Әйе, бу җырга карата сүз күп булды. Мәрхүм Роберт Миңнуллинга: «Роберт абый, сүгәләр бит, нишләтим?» – дип әйткәнем дә булды. «Энем, җырла, җавабын үзем бирермен», – диде. Озак та үтми:

«Син бит шигырь аңламыйсың,

  Булсаң да ил агасы.

  Каен миңа – сылу бер кыз,

 Сиңа – утын агачы», – дигән дүртьюллык иҗат итте.

Быел үземә – 50, сәхнә иҗатыма 25 ел тула. Бу – җырларыма, репертуарыма анализ ясый торган вакыт җитте дигән сүз. Архивны барлыйм да, берсен аерып, икенчесен читкә куя алмыйм. Әйтик менә Харрас Әюп сүзләренә язылган «Авыл карчыклары» җыры. Анда «Карашларың моңсу, чәчләрең ак.

Картлык көнең гомер сөргән җирдән ерак.

Зарыгасың кордашларың хәл-әхвәлен

Авыл якларыннан искән җилдән сорап», – дигән юллар бар. Бу җырны сәхнәгә кайтарырга кирәк дип ниятләп куйдым. Ә андый җырлар күп һәм һәрберсе кадерле.

–  Җырның ертыгы бармы?

– Сәхнәгә чыктың икән, нәрсә туры килде шуны җырларга ярамый. Сүз һәм көй берсен-берсе тулыландырган җырның ертыгы юк. Сүзе көенә туры килмәсә, көе булып, сүзе булмаса, анысы ертык була торгандыр. Тамашачыга ияргәндә, билгеле, бу кагыйдәләр белән санлашып тормыйлар.

Кайбер чакта тамашачы кая килгәнен дә оныта бугай, дип уйлый башладым мин хәзер. Урындык аша сикереп чыгу, тамаша вакытында ашау, тәнәфестә нәрсә кыланганнарын әйтеп тә тормыйм инде. Болар – иярү, тәрбия функциясен алып бармау җимешләре инде.

– Сәнгатьтә беренче урында нәрсә: иҗатмы, акчамы?

– Иҗатны табышка әйләндергәндә, шабашникка әйләнәсең. Хәзер ансыз да булмый торгандыр. Яшерен-батырын түгел, сәхнәгә акча эшләү максатыннан чыгучылар да бихисап. Алар бик зур шоу ясарга омтыла. Энергетика, харизма белән алдыралар. Бу миңа туксанынчы еллардагы Чумак, Кашпировскийлар чорын хәтерләтә. Авыру, тереләм дип, телевизор каршына банка белән су куеп, энергетика туплыйм дип утыра иде бит әле, тик ахыр чиктә барыбер хастаханәгә бара иде. Сәхнәдә хәзер шул хәл. Ярсыр-ярсыр да, барыбер чын иҗатка тартылыр әле ул. Һичшиксез, энергетика, харизма кирәк. Җыр белән генә тамашачыны «тотып» торып булмый. Әллә нинди матур җырлар бар. Башкаручының харизмасы булмаса, матур җыр да, җырчы да югала. Минем белән бергә укыган күпме кеше югалды, күпмесе башка һөнәр иясе булып китте.

– Туксанынчы еллардан соң бик күп җырчы юкка чыкты. Моның сәбәбе нәрсә икән?

– Сәбәп үзеңдәдер. Тукталып калмаска, елга ике җыр булса да яздырырга кирәк. Шул чакта онытылмыйсың.

– Ә ни өчен иҗат дип җавап биргән җырчылар зур конкурсларда, «Үзгәреш җиле» кебек зур фестивальләрдә күренми?

– Конкурсларда, дәүләт чараларында үз вакытында күп катнаштым инде мин. Хәзер исә, миңа калса, зур чараларның эчтәлеген карау, профессионал белән үзешчәнне аралау дигән нәрсә бетте. Бу эш – Мәдәният министрлыгы җаваплылыгында. «Үзгәреш җиле»нә килгәндә, аның кемнәр фестивале икәнен барыбыз да белә. Бу фестивальгә уңышлар телик һәм бер теләкне җиткерик. Алар халык мирасына әйләнгән әсәрләргә кагылмасын иде. Күп җырлар джаз стиленә бөтенләй батмый. Джаз безнең сәнгать түгел бит ул. Әгәр инде бу «… җил» башта конкурс игълан итеп, башта яңа җырлар иҗат итүгә сәбәпче булса, аннан шуны шәп оркестрга башкарттырса, менә шунда, бәлкем, файдасы да булыр иде. Ул кадәр бюджетка әллә нәрсәләр эшләп була.

 – Гаилә иҗатка ничек тәэсир итә?

– Гаилә – минем тылым ул. Тыл булмаса, эш фронты да булмас иде. Ул һәрвакыт – беренче урында. Җырларыма да беренче бәяне гаиләм бирә.  Без хатыным Энҗе белән Казан дәүләт педагогия институтында бер курста укыдык. Төркемнәребез төрле булса да, Энҗе сәнгатьтән ерак кеше түгел.

 – Сез гаиләгезне халык күзеннән саклыйсыз бугай. Ә кайбер җырчылар киресенчә, гаилә, «сары» темалар белән дә үзләрен популярлаштыра. Заманның бу сыйфатына ничек карыйсыз?

–  Интернет заманында популярлыкны тотуның төрле алымнары бар. Әйе, мин һәрберегезгә ачык кеше дип, гаиләнең һәр көнен социаль челтәрләргә чыгарып була торгандыр. Халык та «сарылык»ны ярата, аңа шәхси мөнәсәбәтләр кызыклы. Минем өчен шәхси ул – шәхси. Аны халык белән бүлешергә теләмим. Шәхсине ил-көнгә чыгару шул ук тамашачыга иярүгә кайтып кала.

– Бу көннәрдә җанисәп нәтиҗәләре буенча кызу бәхәсләр бара. Кемдер татарның 600 меңгә кимүендә үзебез гаепле ди, кемдер гаеплене ерактанрак эзләү яклы. Сез нинди фикердә? Үзегез җанисәптә катнаштыгызмы?

– Гаеп атта да, тәртәдә дә. Бәлкем, үзебез дә актив булмаганбыздыр, бәлки, саннар кайдадыр югалып та калгандыр. Мин гаиләм белән җанисәптә катнаштым. Татар сәнгате вәкиле була торып, ничек катнашмыйсың ди инде?! Безнең өйгә килделәр, барыбыз да анкетаны ничек тутыруны карап торып, милләтебезне «татар» дип язганын тикшердек. Шунысы да бар: халыкта милли үзаң дәрәҗәсе түбән. Халык арасында йөргәч, күренә: кемнәрдер татарлыгыннан ояла. Араларында русча сөйләшә белмәүчеләр дә бар, әмма үзен татар түгел, ди. Тел бетә, дип кычкырдык, кычкырудан ары уза алмадык. Үзебез үк телне үгисетәбез, сөйләшмибез бит. Мәктәптә татар укытучылары бар, балалар бакчаларында татар тәрбиячеләре бар, татар мохите тудыра алалар бит. Ата-ананы әйтмим дә инде, баласы урысча сораса, урысча җавап бирә. Гаиләдә урысча аралашалар икән, урамда татар мохите юк та юк инде ул.

– Балаларыгыз татарча беләме соң?

– Әлбәттә. Безнең өйдә аралашу фәкать татарча. Өйдә татарча булмаса, әллә нинди мәктәптә укытсаң да, бала урыслаша инде ул. Без балаларга татарча мохит булдырырга тырыштык. Олы улыбыз татар-төрек лицеенда укыды, кечесе дә шунда.

– Җырлаудан кала нинди шөгылегез бар?

– Тырышсаң, җыр белән дә тормыш алып була. Тик шунысы бар: җыр ул – чыгымлы нәрсә. Аннан соң, тормыш алып барам дип, җырлап кына да яшәп булмый, тавышка арыганлык чыга, чөнки тавыш ярылары арый. Спортчы да бит ярыштан соң ял итә, җырчыга да ял кирәк. Әмма үзеңне гел формада тоту да кирәк. Шуңа күрә берсен-берсе тулыландырсын өчен, нинди дә булса башка бер эш тә эшлисең.

Блиц-әңгәмә

– Иң зур теләк?

– Ил-көндә тынычлык булсын. Шул чакта гына күңелгә тынычлык килергә мөмкин.

– Артист булмасагыз, кем булыр идегез?

– Мөгаен, укытучы булыр идем. Шул ук вакытта түземлек җитәр иде микән, дип тә уйлап куям. Бертөрлелектә яши  алмыйм. Миңа мохитне алмаштырып торырга кирәк. Шуңа күрә без гаиләбез белән сәяхәт итәргә яратабыз.

– Яраткан җырчыгыз бармы?

– Тыңлап үскән җырчыларым – Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова. Әмма кумир булдырып, аның күчермәсе булырга ярамый. «Татар моңы»нда жюри булганда, Әлфия Авзалова күчермәләрен күп күрергә туры килде. Салаватлар күп булды. Хәзер Тямайлар башланыр, мөгаен (көлә).

– Интернетмы, басма матбугатмы?

– Мәгълүмат белән күбрәк интернеттан танышам. Авылда гомер буе газета алдыралар, кечкенәдән «Ватаным Татарстан»ны беләм. Мин кечкенә чакта ул «Социалистик Татарстан» иде.

– Мөмкинлек булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Бернәрсәне дә үзгәртмәс, барыбер шушы юлда булыр идем. Яшьлек белән кайбер әйберләрнең кадере беленмәгән, әмма ул да үзенә күрә сабак булган.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү