Рөстәм Миңнеханов: « Цифрлаштыруның нәтиҗәсе булырга, кешеләр бу нәтиҗәләрне сизәргә тиеш»

Цифрлаштыруның нәтиҗәсе булырга, кешеләр бу нәтиҗәләрне сизәргә тиеш. Татарстан Президенты Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең IТ-паркта узган утырышында шулай диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, цифрлаштыру мәсьәләләрен киң форматта тикшерү инде традициягә әйләнде. Узган елда ассоциация утырышларында «Таттелеком» компаниясендәге цифрлы үзгәрешләр, «Ак Барс» банкы эшләнмәләре каралган.
Цифрлаштыру эшенә башка тармаклардан да компанияләрне җәлеп итәргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Муниципалитетлар халык һәм бизнес белән үзара тыгыз элемтәдә эшли. Бүген дә утырышта Казан, Әлмәт һәм Алабуга белән идарә итүне цифрлаштыру проектлары тәкъдим ителде.
Ассоциация советы рәисе Рифкать Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 31 декабренә кадәр социаль әһәмиятле 101 дәүләт һәм муниципалитет хезмәтен электрон форматка күчерү бурычын йөкләгән. Аның әйтүенчә, республикада 8 юнәлеш буенча цифрлы форматка күчерүне үстерү стратегиясе эшләнелә. Болар – «Цифрлы төбәк», «Цифрлы икътисад», «Цифрлы мохит» һ.б.
Казандагы цифрлы үзгәрешләр турында башкала мэры Илсур Метшин сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, 2030 елга электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр 95 процентка җитәргә тиеш. Хәзерге вакытта 45 хезмәт электронлашкан.


Фикер өстәү