Рөстәм Миңнеханов: Иннополис Университеты проектлары цифрлы бәйсезлекне тәэмин итүгә булыша

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко Татарстанга эш сәфәренә килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, вице-премьер Иннополис Университетының 10 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты, шулай ук югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.

Дмитрий Чернышенко югары уку йортының иң яхшы 14 хезмәткәренә хезмәтәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов профессор-укытучылар составын һәм студентларны югары уку йортының 10 еллык юбилее белән котлады. Ул Иннополис университетының фән шәһәренең үзәге булуын билгеләп үтте. Аннары ул профессиональ эшчәнлегендәге казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын, шулай ук профессиональ эшчәнлегендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

«Университет командасы көн саен Президент куйган «Цифрлы трансформация» илкүләм максатына үз өлешен кертә. Иннополисның ил күләмендә уңышлы проект булуын күрсәтүче берничә факт кына китерәм. Минем өчен иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе – Иннополиста белем алган дәрәҗә чыгарылыш сыйныф укучыларының 100% эшкә урнашуын гарантияли. Университет де-факто мәгариф проектлары булдыру буенча илкүләм үзәккә һәм бөтен цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү үзәгенә әверелде. Университетка тугры булып калган һәм укытырга калган чит ил педагогларына аерым рәхмәт. Университетка һәрвакыт югарыда калуыгызны телим! Илнең башка төбәкләрендә дә иң яхшы идеяләрне иҗат итегез һәм таратыгыз», — дип билгеләде Дмитрий Чернышенко.

Вице-премьер Рөстәм Миңнехановка уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Яңа геосәяси чынбарлыкта цифрлаштыру мәсьәләләре һәм Россия һәм аның төбәкләренең цифрлы бәйсезлеген тәэмин итү аеруча актуальләшә. Иннополис Университетының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль программасы чаралары кысаларында гамәлгә ашырыла торган флагман проектлары аларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам. Нәкъ менә шундый амбицияле һәм киң колачлы ниятләр Россиянең социаль-икътисадый үсешенә һәм илнең кадрлар потенциалын ныгытуга зур өлеш кертә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышында ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, шулай ук Университетның 2030 елга кадәр эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләделәр. Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Иннополис Россиядә ИТ-технологияләр үсешенең флагманнарының берсе һәм тармак өчен кадрлар әзерләүнең төп үзәге булды.


Фикер өстәү