Владимир Путин уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар белән очрашты

Президент билгеләп үткәнчә, бөтен ил җитәкчелеге бу ханымнарның югалту ачысын бөтен тирәнлеге белән аңлый. Россия Президенты Владимир Путин уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар белән очрашкан. Очрашуда ул гадәттә әйтелә торган кайгы уртаклашу сүзләренең урынсыз булуын белдергән.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге югалту ачысын, улыңны, үз балаңны югалтуны бернәрсә белән дә алыштырып булмауны бөтен тирәнлеге белән аңлый. Газизен карынында йөртеп, дөньяга китергән, аны тәрбияләп үстергән ана өчен моннан да зур кайгы юк, дип билгеләп үткән Путин.

Ул һәлак булган хәрбиләрнең аналары үзләрен онытылып калган кебек хис итмәсеннәр өчен Россия хакимиятенең мөмкин булганның барысын да эшләячәген искәрткән.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар мәңгегә илебез геройлары булып калачак. Моның нинди авыр һәм хәтәр хезмәт икәнен алардан башка беркем дә белми, дип басым ясап әйткән Президент.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ул махсус операциядә катнашучылар белән телефон аша шәхсән үзе сөйләшкән. Әлбәттә алар, мондый шалтыратуны көтмәгән, ләкин аларның кәеф-рухы Президенты нык сөендергән.


Фикер өстәү