Казанда «Татарстан Геройлары Аналары» күргәзәсе ачылды

 Әниләр көне уңаеннан республикада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы «Татарстан Геройлары Аналары» күргәзмәсен оештырды. Әлеге проект фидакарь уллар тәрбияләгән аналар истәлегенә багышланган. Күргәзмәдә хәрби операциядә катнашучы, шулай ук яуда батырларча һәлак булган 20 солдатның аналары портреты тәкъдим ителде. Картиналар күңелне кузгата торган. Анда улларының солдат киемен кигән аналар һәм аларның хатлары урын алган.

Әлеге чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева   улларын көткән һәрбер анага рәхмәт әйтте.

– Татарстан Хөкүмәт йортында, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондында узган чаралар безгә алга, Җиңүгә таба барырга булыша. Сезгә, улларыгызга, ирләрегезгә, илне саклаучы һәркемгә рәхмәт. Бүген безнең арага кайтырга насыйп булмаган батырларны искә алабыз. Әлеге проектны оештыручыларга да рәхмәт. Фондка киләләр, ул актив үсә.  Ике арадагы элемтә безнең өчен бик мөһим. Алар хәрби операциядә катнашучыларның, анда һәлак булучыларның аналары, туганнары белән элемтәдә тора, хәрби бурычны үтәргә булыша, – диде Ләйлә Фазлыева.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина балалар белән әниләр арасында җылы мөнәсәбәт саклануын теләде.

– Сез үстергән уллар – иң яхшысы. Алар – чын геройлар. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз, – диде Гүзәл Удачина.

Татарстандагы «Офицер хатыннары» оешмасы вәкиле, «Татарстан герое хатыны» проектын оештыручы Оксана Бородина әйтүенчә, әлеге проект гади егетләрнең батырлыгы турында. Алар үз гомерләрен кызганмыйча, илебез хакына хезмәт итә.

–  Бу проект белән гаилә кыйммәтләре, иң зирәк, иң яхшы әниләрнең Россиядә яшәвен  күрсәтәсебез килде. Алар үз улларын Ватанны саклаучы чын ир-егет итеп тәрбияләгән. Ир-атларның көчлелеге хатын-кыздан тора. Сез аларны дөрес итеп тәрбияләгәнсез, –диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү