Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә – 23 февральгә иң югары дәрәҗәдә тантаналы чаралар үткәрергә кушты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көнен – 23 февральне югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Бу көнне үзләрен туган илгә хезмәт итүгә багышлаган барлык кешеләрне, гамәлдәге хәрбиләрне, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннарын  котлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Ватанның лаеклы улларын тәрбияләгән гаиләләргә рәхмәт белдерәбез.

«Бу көннәрдә сугышчан постта булган егет-кызларыбызга Ватан, күп милләтле Россия халкы һәм илнең киләчәге мәнфәгатьләрен яклау буенча намуслы миссияне җаваплы үтәүчеләргә аерым котлаулар», — дип ассызыклады Рәис.

Ул 23 февральдә МХО зонасында хәрби бурычларны үтәүче сугышчыларга ярдәм йөзеннән Бөтенроссия телемарафоны булачагын искәртте. Республикада телемарафон ТНВ телеканалында узачак.

«Татарстан геройлары белән горурлана һәм аларның җиңү белән әйләнеп кйтуларын көтә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Ватанны саклаучылар көне әһәмиятен исәпкә алып, республика Хөкүмәтенә шәһәр һәм районнарда, хезмәт коллективларында тантаналы чаралар оештырырга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушам. Хокук саклау органнары бәйрәм һәм ял көннәрендә тәртип саклауны тәэмин итүне сорыйм».

Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада шулай ук славян мәдәнияте бәйрәме – Масленица булачагын искәртте. «Нинди милләттән булуына карамастан, чын-чынлап яраткан бәйрәм, — дип ассызыклады ул. — Бу ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, безнең күп кенә мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар планлаштырылган, шул исәптән урам форматында да».

Казанда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Черек күл паркы булачак.

«Безне якынайта торган традицияләрне саклап калу, балаларны һәм яшьләрне аларга якынайту мөһим, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Безнең өчен бу бик зур әһәмияткә ия. Чараларга җаваплы кешеләрдән барлык иминлек таләпләрен үтәүләрен сорыйм».


Фикер өстәү