Галимнәр ураза тотуның йөкле хатын-кызларга ничегрәк тәэсир итүен билгеләгәннәр

Булачак ана ураза тоткан очракта, гәүдә авырлыгы тиешледән кимрәк булган бала таба.

Йөклелек вакытында ураза тотучы хатын-кызларның балалары ябык туа. Германиянең Йоханнес Гутенберг университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Барыбызга да мәгълүм булганча, шәригать кануннары буенча мөселманнарга ай буе тәүлекнең якты вакытында ризыкка үрелү тыела. Кояш баткач, мае һәм гади углеводлары гадәттәгедән күбрәк булган ризыклар ашала. Моннан тыш йөкле хатын-кызның йокысы бозыла, чөнки төнлә торып ризык әзерләргә һәм ашарга туры килә.

Галимнәр 2017 елда Рамазан аенда йөкле булган 326 хатын-кыз арасында сораштыру уздырган. 98енең ураза тотканлыгы ачыкланган. 46сы кимендә 20 көнгә ризыктан тулысынча баш тарткан. Аларның сабыйларының медицина күрсәткечләрен ураза тотмаучыларның балаларыныкы белән чагыштырып караганнар.
Ураза тоткан аналардан туган сабыйларының гәүдә авырлыгы уртача 158 граммга кимрәк булып чыккан. Ураза йөклелекнең беренче 13 атнасына туры килгән очракта, аерма 353 грамм тәшкил иткән.


Фикер өстәү