Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе татарстанлыларны һава торышы кискен начараюы турында кисәтә.
Бүген, 24 ноябрь кичендә, 25 ноябрь төнендә һәм иртәсендә Татарстанда көчле буран көтелә, җилнең тизлеге 15-18 м/с, күз күреме 1000 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин
Шимбә төнендә җепшек кар явуы көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.