Юлларда сак булыгыз: Татарстанда алдагы өч көндә һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, юлларда сак булырга кирәклеге турында кисәтә Татарстан дәүләт автоинспекциясе.

20 ноябрь кичендә, шулай ук 21, 22 һәм 23 ноябрьдә кар, җепшек кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә көчле явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән томан, 18 м/с кадәр көчле җил, буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараюы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм сак булырга өнди.


Фикер өстәү