«ШАЯН ТВ» балалар телеканалына 5 яшь тулды!

«ШАЯН ТВ» кара – булырсың шәп бала!» Бу сүзләрне инде биш ел дәвамында һәр татар гаиләсендә ишетергә мөмкин. 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тәүге тапкыр эфирга чыккан әлеге канал балалар белән бер дулкында яши. Тәүлек әйләнәсе эшләүче беренче татар балалар телеканалына кунакка барып, нәни хезмәттәшләребезнең ниләр белән шөгыльләнүләрен күреп кайттык.

Коллегаларыбызның һәр минуты санаулы. Мәктәптәге дәресләрдән бушауга, студиягә йөгерәләр. Тапшыру, монтаж, стендап, дубляж ише сүзләр аларга ят түгел. Үзләре уйлап та таба, сюжет төшерергә дә чаба, монтаж эшендә дә, тавышландыруда да катнаша. Кыскасы, «ШАЯН» балаларның энергиясеннән кайнап тора! Каналдагы тормыш үзләренә ошыймы соң? «Йолдыз» чирен эләктермәгәннәрме әле? Үзләреннән сораштык.

Аяз Әгълиуллин:

– Мин «ШАЯН»га 10 яшемдә килдем. Беренче тапшыруымны да хәтерлим. «Шаян балалар»да роботлар турында сөйләгән идем. Беренче тапшырудан соң кабат чакырдылар. Шуннан китте инде. Кабат-кабат чакыра башладылар. Безнең студиябез шундый зур һәм мобиль. Һәрбер эштә үзебез дә катнашабыз. Мәктәптәге укытучыларыбызга да рәхмәт: безнең тапшыру төшерәсе булса, дәресләрдән иртәрәк китәргә рөхсәт итәләр.

Безнең редакторларыбыз безнең теләкләрне исәпкә алып эшлиләр. Безнең тәкъдимнәрне, фикерләрне сорап торалар. Каналда нәрсә күрәсе килә, шуларны әйтәбез.

«ШАЯН»да хезмәт хакы да алабыз. Иң беренче хезмәт хакымны әнигә алып кайтып биргән идем. Шунысы да истә: съемка вакытында тагын да матур булыр өчен, ул акчага кием алган идек.

Җәмил Хәбибрахманов:

– Мин дә каналга 10 яшьтә килдем. Шулай ук кастинг аша уздым. Җырларга яратам. Шуңа күрә «Сәйлән» конкурсында да катнаштым. «ШАЯН ТВ»да эшлисеңме? Безнең сине күргән бар!» – дип әйтәләр, таныйлар. Андый чакта бик рәхәт инде.

Әнвәр Хәертдинов:

– Каналга килеп эләгүем бик кызыклы булды. Авылга кайтып барганда, радиодан белдерү ишеттек. «ШАЯН»га эшчеләр кирәк! Без алып баручы балалар җыялар дип уйладык. Әмма алар оператор, монтажер кебек эшчеләр эзләгән икән. Ләкин мине кире какмадылар. Әниемә яздылар да беренче съемкага чакырдылар. Бер айдан соң алып баручы буларак эшкә алдылар. Үскәч, «ШАЯН ТВ» каналында «Яшьләр тукталышы» тапшыруын алып барырга теләр идем.

Мәрьям Җәппарова:

– «ШАЯН ТВ» каналы барлыкка килгәндә, миңа 7 яшь иде. Беренче сыйныфка барган чагым. Татарча канал барлыкка килү минем өчен зур бәйрәм булды! «ШАЯН»да башта әкиятләр сөйләдем, соңрак «Шаян география» тапшыруына алып баручы итеп чакырдылар. Хәзергә кадәр шул тапшыруны алып барам.

«Мин сине бу тапшыруда күргән идем бит әле, син «Шаян»нан бит әле», –  дип сораштыргалыйлар. Әлбәттә, бу вакытта җаваплылык та тоясың. Миңа калса, бу – каналны популярлаштыру ысулы да. «Шаян» белән кызыксыну туа да, каналны карыйсылары килә, тапшыруга эләгү юлларын эзлиләр. Хәтта татар телен белмәгән балалар да: «Өйрәнәм! Төшерегез генә мине!» – ди.

Зәйнәп Хөснуллина:

– Мин телеканалга күпкә соңрак килеп кушылдым. Бу вакытта миңа 11 яшь иде. Карантин чоры иде бу. Тапшыруларны да өйдә яздыра идек. «Шома бас», «Тәртипле бул!» тапшыруларында эшлим. Блогинг белән мавыгам.

Рамилә Сәхабетдинова, «ШАЯН ТВ» башкарма директоры, баш мөхәррир:

– «ШАЯН ТВ»да балалар хуҗа. Безнең балалар алар үзләре текст та яза, тәрҗемә дә итә, тавышландыра да. Без аларны төрле яктан үстерәбез. Менә дигән татар журналистларын тәрбиялибез!

Безгә – биш яшь. Бу вакыт бик тиз узып китте. Без шушы вакыт дәвамында бик матур эшчәнлек күрсәттек. Биш ел канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөньясына берсеннән-берсе шәп һәм файдалы проектлар тәкъдим итә. Безнең проектлар милли мәгариф өчен дә бик файдалы. Безнең каналда – татар мохите, татар рухы. «ШАЯН» магнит кебек, аңа тартылалар.

Роза Әдиятуллина, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе:

– «ШАЯН» – остазлык мәктәбе. Бу татар элитасын тәрбияли торган татар мохите булган мәйданчыкларның берсе. Безгә килгән балаларның елдан-ел осталыклары да арта, телләре дә шомара. Әти-әниләргә дә рәхмәт. Башта бер балаларын китерәләр, аннары бәләкәйләрен җәлеп итәләр. Шулай итеп, гаиләләре белән бездә эшләүчеләр бар.

 «ШАЯН» САННАРДА

* Телеканал штатында 70 кеше, штаттан тыш хезмәткәрләр (дубляж бүлеге) – Татарстанның халык, атказанган артистлары, танылган театр һәм кино актерлары эшли.

* Бүген телеканалда 100гә якын алып баручы бала һәм телевизион блогерлар эшли.

* Дубляж бүлеге 5 ел эчендә 13 000 мультфильм, сериал, төрле тапшырулар тәрҗемә итте. 3 мең сәгатьлек архив тупланды.

* Канал аудиториясе – 0–10 яшьлек балалар.

* «ВКонтакте»та – 10 меңнән артык язылучы, «ТикТок»та – 87,5 меңнән артык язылучы, «YouTube»та – 15 мең язылучы.

«ШАЯН» УҢЫШЛАРЫ

* «ШАЯН ТВ» каналында чыгучы «Күчтәнәч» тапшыруы – «ТЭФИ-2009» Бөтенроссия телевизион бәйгесе җиңүчесе.

* 2019 елның 30 августында «ШАЯН ТВ» каналы «Карусель» телеканалы үткәргән «Главные герои» милли балалар бәйгесендә «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче булды.

* 2021 елда телеканал «Многоликая Россия 2021» XIII Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен белем бирү проектлары» номинациясендә 1 нче урын алды.

* «ШАЯН ТВ» каналы «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә 3 нче урын алды.

* «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Таишева «ТЭФИ-KIDS 2022» премиясендә «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә финалист булды.

* 2023 елда «ШАЯН ТВ» Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты булды.

* «ШАЯН ТВ» каналы «Балалар өчен иң яхшы телеканал» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2023» премиясе финалына чыкты.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

 


Фикер өстәү