Сораштыру нәтиҗәләре: россиялеләр өчен ныклы гаилә – тормыштагы иң мөһим кыйммәт

Россиядә яшәүчеләрнең 10нан җидесе тормыштагы иң төп кыйммәт дип гаиләне атаган. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре шуны ачыклаган.

Социологлар сүзләренә караганда, гаилә чынлап та берләштерү көченә ия. Җенескә, яшькә, кешенең матди хәленә, белеменә карамастан, күпләр гаиләне бар нәрсәдән дә өстен күрә икән.
Гаиләнең мөһимлеге турында аеруча да 35-44 яшьтәгеләр әйтә (77 %). 18-24 яшьтәгеләр – 57 %. Аңлашыла инде: беренче категориядәгеләрнең гадәттә гаиләләре, балалары бар. Аларның мондый фикердә булуы табигый.
Искәртеп узыйк: Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте һәм тиешле указны имзалады.


Фикер өстәү