Каракүл газ көтә. «ВТ» журналисты авыл халыкның яшәеше белән кызыксынып кайтты

Нурлат районының Каракүл авылында яшәүчеләр өйләрен җылыткан өчен айга 12 мең сум акча түләргә мәҗбүр. Анда кышны нибары 20ләп кеше чыга. Күбесе – әби-бабайлар. Иң өлкәненә – 106 яшь. Каракүллеләр гомер буе йортларына газ керер дип өметләнеп яши. Капка төпләрендә – сиртмәле коелар. Кечкенә авылның өметләре акланырмы, әллә утын әзерләүне һаман дәвам итәсеме? «ВТ» журналисты Каракүл урамын әйләнеп, халыкның яшәеше белән кызыксынып кайтты.

Чыра һәм ут

Каракүлдә 36 йорт бар, пропискада 28 кеше тора. Анда балалар тавышын бары җәй көне генә ишетәләр. Өлкәннәр өчен бу күренеш бигрәк тансык. Мәктәп, клуб, кибет, фермаларын да сагынып сөйләргә генә калган. Газ һәм су кермәгән, карт-коры яши дигәч тә, йортлары искереп беткән, тормыштан бөтенләй артта калганнар дип уйламагыз тагын. Юк, алай түгел. Урман кочагында урнашкан Каракүлдән ниндидер яктылык бөркелә. Авыл урамы буйлап яшь чыршылар күтәрелеп килә әнә. Безнең игътибарны бигрәк тә сиртмәле коелар (авылда аны колгалы дип атыйлар. – Авт.) җәлеп итте. Утыз коеның алтысы шундый икән. Мәчет морҗасыннан күтәрелгән төтен авылда тормыш та, дин дә бар әле дигәнгә ишарә. Гыйбадәт кылырга нибары өч карт кына йөрсә, гаетләргә барысы да җыела икән. Без мәчеткә кергәндә, Әнвәр хәзрәт Шәраповның чыра телеп, мичкә ягышы иде. Учак дөрләгәндә, без хәзрәт белән авылның үткәне, бүгенгесе турында сөйләштек. Авылда мәчет булу – үзе бер сөенеч.

– «Коммунизмга юл» колхозында умарталык өе бар иде. Колхоз таркалгач, аның кирәге калмады. Ул чакта бездә мәчет юк иде әле. Җомга намазын бер йортка җыелып укыдык. Район башлыгына барып, теге умарталык өен алып кайтырга рөхсәт сорадым. Каршы килмәде. Иң беренче булып Минсалих абый Минһаҗев 17 мең сум акча китерде. Халыктан җыелган сәдака акчасына яңа бура бурап, янкорма ясаттык. Шулай итеп, мәчетле булдык, – дип сөйләде 77 яшьлек хәзрәт.

Бай колхоз

Ике ел элек авыл халкы Каракүлнең 100 еллыгын бәйрәм иткән. Ә аның барлыкка килү тарихы болайрак. Бирегә Бикүле авылыннан 19 гаилә күченеп килгән. Аннары йорт саны 32гә җитә. Ярышып эшләр өчен ике бригада төзиләр. Әгәр 15 минут соңга калсаң, «Бүген сиңа эш юк», – дип кире борганнар. Күмәкләшү чорында барысы да ат, терлекләре белән колхозга кергән. Утызынчы елларда игенчелектәге уңышы өчен «Төбәк» ил күләмендә көмеш медаль белән бүләкләнә. Сугыш вакытында умарта тотканнар, янут (енот) үрчеткәннәр. 1952 елны авылда такта ярдыру цехы эшли башлый. Бик бай колхоз булган, кыскасы.

– Заманында «Полуторка»лар, пар машинасы бик сирәк колхозларда гына була иде. Пар машинасының көпчәкләре җиргә күмелгән иде. 500 литрлы мичкәне су белән тутыралар. Мичкә ягып торгач, су парга әйләнә. Утын күп кирәк булгач, аннары дизель моторы белән эшләде ул. Ярты район такта ярдырырга килә иде. Өйләренә төшке ашка кайткан эшчеләр, «паровоз» кычкыртуга, эшкә чаба иде. Мин армиядә чакта аны металлга тапшырганнар, – ди Әнвәр хәзрәт үз заманының казанышы турында.

Авыллар нигә таралган? Әнвәр абый моның сәбәпләрен колхозларны эреләтүдән күрә. Шуның нәтиҗәсендә күршедәге Прогресс, Маеровка, Хирла кебек авыллар юкка чыккан.

– Балакай, авыл бетә икән, шәһәр дә бетә дигән сүз. Калага халыкны авыл бирә бит. Мин армиядән кайтканда, авылда 200дән артык кеше бар иде. Бүген исә кышка 20 кеше кала. Йортларның кайсында – бер, кайсында – ике кеше. Парлылар да бар. Башкалар язын кошлар кайткан кебек туган нигезенә ашкына. Җәен Авыл көне үткәрәбез. Газ булса, әби-бабайлар кышка балаларына китмәс иде. Утын мәсьәләсе җиңел түгел. Өйне җылытырга 3–4 машина утын кирәк. Халык кайчан да булса газ керер дип өметләнә, – ди хәзрәт.

Кесәгә суга

Асия әби Нигъмәтуллина ире Сәлим бабай белән гомер кичерә. Икесенең дә тугызынчы дистәне ваклап ятышлары. 87 яшьлек әбекәй дә газсыз тормыштан зарланып алды. Өйне электр белән җылыту шактый кыйммәткә төшә. Чыгымнары – пенсиясенең яртысы кадәр.

– Узган ел кышын электрга 4 ай буе 12шәр мең түләдек. Пенсиям – 22 мең сум. Барының бәрәкәте булсын, кызым. Утынны сатып алабыз. Бик салкыннарда гына ягабыз. Мичне сүттермәдем. Үзара салым акчасын да түлибез. Тегеннән артып кайта бит ул. Ул акчага урамга юл салдылар. Файдасы бар, шуңа күрә бирәбез. Ике кызым да Чаллыда яши. Улым 32 яшендә үлде. Балалар, шәһәргә алып китәбез, диләр. Әмма туган нигездән читкә китәсе килми шул, – ди ул.

Моңа кадәр терлек, кош-корт асрап көн күргән алар. Көчләре беткәч, барысын да бетергәннәр. «Абзарга чыгып йөрергә рәт юк», – диләр. Тик Сәлим бабай мәчеткә ике таякка таянып булса да йөри әле. Кызу-кызу атлап кайтып килә иде үзе. Суны да коедан ул ташый.

Коелар «иле»ндә

Кое, димәктән, моңа кадәр колгалы коены бары Буа районының Аккүл авылында гына күргән идек. Анда да кеше аз калган инде. Каракүлдә исә колгалы алты кое бар. Игътибар итсәгез, ике авылның да исеме күлгә бәйле. Бер коены аеруча үз итәләр. Суы тәмле дип, күп кеше шунда йөри.

– Аптырамагыз, андый коелар элек күрше авылларда да бар иде. Хәзер калмады инде. Күбесенең өйләренә су керде бит. Безнеке – капка төбендә. Колгалы коены һәркем үзе казытты. Аннан су алу күпкә җиңелрәк. Су өйгә керсә дә, бу коеларны сүттермәс идек. Бер истәлек бит ул. Элек картлар ничек яшәгән, без шул тәртипне үтәргә тырыштык, – диде бүген инде үзләренең дә чәчләренә чал кергән өлкәннәр.

Дәваларга белгеч бар

Кечкенә генә авыл булса да, шәфкать туташы да бар биредә. Тәнзилә Кыямова Кәкре Таудан килеп эшләп йөри. Ике авылга хезмәт күрсәтә ул.

– Штат бервакытта да кыскартылмады. 22 ел эшләгәч, берничә ел туктап торган идем. Аннары тагын әйләнеп кайттым. Җәйге юлдан – 6, кышын Бикүле аша 16 чакрым үтәргә туры килә, – ди Тәнзилә Кыямова.

Өлкәннәрнең хәлләрен белешергә дип өйләренә дә баргалый, дарулар да илтә. 106 яшьлек Миннегамбәр әбигә аерым игътибар. «Кызы бик яхшы карый аны», – ди шәфкать туташы.

Өмет бармы?

Авылдагы өлкәннәрдән, газны авылга 2024 елда кертәләр, дигән сүзне ишеттек. Киләчәккә планнар хакында район башлыгы урынбасары Линар Мәннәповтан сораштык.

– Авыл халкы әлеге мәсьәлә буенча безгә күптән мөрәҗәгать итә. Каракүлгә газ кертү буенча проект эшләре башланды. Үзебез дә сөендек моңа. Ул 2024 елда әзерләнеп бетәчәк. Проект инде ул – эшнең яртысы дигән сүз. Аннан соң «Татмежрегионгаз» авылны зәңгәр ягулыкка тоташтырачак, – дип өметләндерде Линар Мәннәпов.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү