И яратабыз бүтәннәрнең җитешсезлеген күрергә. Нәрсәгәдер сәләте булып, ниндидер уңышка ирешкәннәрнекен – бигрәк тә. Андыйларның җитешсезлеге безнең өстенлек кебек тоела, абруебызны күтәреп җибәргәндәй була. Шуңа да алар турында сүз чыкса, горурланып, хәтта бераз мактаныбрак сөйлибез.
Бар яктан да камил кеше булмый. Булырга тиеш тә түгел. Кирәкми дә…
Күз алдына китереп карагыз менә, сез – бөтен яхшы сыйфатларны җыйган идеаль кеше, ди: матур да, батыр да, сәламәт тә, бай да, талантлы да… Бөтен әйбәт сыйфатларыгыз бар, бөтен нәрсәгез җитеш, бернигә дә мохтаҗлыгыгыз юк… Димәк сезгә бернәрсә дә кирәкми. Беркем дә. Һәм бөтен тирә-як сезнең кебек үк камил затлардан тора.
Бу очракта тормышның максаты югала: сез беркемгә дә кирәкмисез, сезгә беркем дә кирәкми – нәрсә хакына яшәргә?
Ярый, бер сез генә – дөньяның иң камил заты, ди. Бүтәннәр андый түгел. Шуннан? Нәрсә эшлисез инде? Әлбәттә, ниндидер изге гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкин. Ачка – икмәк, йортсызга – йорт, акчасызга – акча. Тик монда да сез чикләнгән. Сез ямьсез кешегә – матурлык, куркакка – батырлык, көчсезгә көч бүлеп бирә алмыйсыз.
Без гомер буена тирә-ягыбыздагыларга акыл бирергә тырышабыз, шулай итсәк, бөтен кеше дә безнең кебек акыллы булыр, дип уйлыйбыз. Тик берни килеп чыкмый, чөнки без биргән акылны берәү дә алырга теләми, һәркем үз акылы белән яшәргә тели. Һәм яши дә. Бар мәсьәләдә дә шулай: ямьсезләр үз матурлыгы белән яши, куркаклар үз батырлыгы белән.
Сез дөньяда бердәнбер камил зат булсагыз да, аннан беркемгә дә әллә ни файда юк. Чөнки камиллек дәрәҗәсен һәркем үз мөмкинлегеннән бәяли: ямьсезләр – үз ямьсезлеге, куркаклар үз куркаклыгы аша. Ахмакларга үз ахмаклыгы ахмаклык булып түгел, ә табигый халәт булып күренә. Куркакларга да шулай. Димәк, камиллек дәрәҗәсен билгеләүдә бердәй планка була алмый. Һәм бернинди җитешсезлек тә булмаган җирдә камиллекнең дә мәгънәсе югала. Асылда, камиллек ул – бернигә дә кирәкми торган файдасыз дәрәҗә. Аның төп әһәмияте – алдаткыч булуда, камиллеккә омтылыш тудыруда.
Менә монда инде безнең җитешсезлекләр хәрәкәткә килә һәм тормышны алга этәрүче көчкә әверелә.
Борынгы заманда ике хатын яр буенда суга карап утыра. Берсе, судагы чагылышын күреп, күршесенә күз ата. «Кара әле, мин аннан ямьсезрәк икән бит», – дип уйлый. Шуннан күршесе кебек үк чибәр булырга теләп, яр буендагы учактан күмер алып килә дә кашларын каралтып куя. «Ничава икән, – дип сөенә судагы чагылышына карап, – керфекләрне дә буяп карыйм әле…» Монысы да әйбәт килеп чыга. Аннан күреп, күрше хатынның да башы эшли башлый: «Шушы маймылны да матурлагач, бу күмер кисәге мине бөтенләй гүзәлгә әйләндерәчәк бит», – дип, ул да учак янына китә… Шул рәвешле бизәнү сәнгате үсеп чыга. Адым саен елга буена йөгермәс өчен, ирләренә көзге уйлап табарга кушалар. Алгарыш хасил була.
Ике ир арбага агач төйи. Берсе көчле, юан бүрәнәләрне уртасыннан тотып кына илтеп сала. Икенчесе бүрәнәнең башта бер башын күчерә, аннан икенчесен. Төягәндә дә шулай күтәрә. Бер мәлне башы эшләп китә дә үзе кебек үк этләнүче берничә иптәшен чакыра: «Әйдә, башта минем арбаны тутырыйк, аннан сезнекен төярбез». «Бер, ике, өч. Бердәмлектә – көч!» дип кычкыралар бүрәнә күтәргәндә. Шул рәвешле, теге кешенең көчсезлеге үзе кебекләрнең берләшүенә китерә. Бу күренеш бүген дә хәрәкәттә: көчлеләр, гадәттә, көтү белән йөрми, ә көчсезләр һәрчак бердәм була.
Йөк кранын пәһлеваннар уйлап тапкандыр дип уйламыйм. Самолетны – кошлар, корабны балыклар уйлап тапмаган. Яхшы кулларга килеп эләккән һәрбер җитешсезлек уңышка ирешү чарасына әверелергә мөмкин.
Марат Кәбиров
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat