Һәр бүлмәнең – үз гөле

Гөлләрнең кәефкә йогынты ясавына кайберәүләр ышанып та җитмәcкә мөмкин. Ләкин биологлар, һәрбер үсемлекнең үзенә бер тәэсире, үзенә бер көче бар, дип ышандыра. Шуңа күрә гөл үстергәндә аның кайда утырачагы шулай ук әһәмияткә ия.

Балалар бүлмәсе

Иң якты, иң «шат», бөтен яктан «дөньясы түгәрәк булган» бүлмәгә гөлне матурлыгына карап түгел, ә куркынычсызлыгы һәм файдасыннан чыгып сайларга кирәк.

Лимон агачы. Һаваны сафландырып, микроблардан чистартып тора. Җимеше генә түгел, яфраклары да сихәтле. Цитрусның эфир майлары баланы тынычландыра, йокысын яхшырта. Ә инде җимеше дә пәйда булса…

Каланхоэ.  Грипп вирусына каршы тору сәләтенә ия. Көч өсти, йокыдан уянырга булыша.  Шул ук вакытта җете чәчәкләре бүлмәне бизәп тора. Үрчүе дә бала өчен бик кызык. Яфраклары кырыйларында «бәби»ләре урнаша. Вакыты җиткәч, «бәби»ләр туфракка коелып, җиңел генә үсеп чыга.

Аш-су бүлмәсе

Дымлы-парлы, плитәдән чыккан эссе бүлмәдә иң чыдам үсемлекләр генә әйбәт үсә.

Яран. «Әбиләр гөле» кухнягызны ваниль, алма яки роза исләренә күмәчәк (үсемлекнең төренә карап). Тирә-юньгә хуш исләр тарату белән бергә, һаваны чистартучы матдәләр дә бүлеп чыгара ул. Әллә ни тәрбия дә, суны еш сибүне дә таләп итми. Шул ук вакытта бүлмәгә үзенә күрә бер нур өсти.

Хлорофитум. Нәзберек түгел, һаваны бик яхшы чистарта, зарарлы матдәләр тәэсирен юкка чыгара. Иң мөһиме – эсседән дә, дымлылык, үтәли җилдән дә курыкмый. Яктырак урында яфраклары җетерәк төстә була.

Йокы бүлмәсе

Күзләрне ялыктырмый торган матур савытлы гөлләр сайлагыз. Ләкин алар күп кирәкми.

Алоэ. Томау төшкәндә «ашыгыч ярдәм» генә түгел бу. Белгечләр әйтүенчә, йокы бүлмәсендә алоэ үстерүчеләр хәтта көзен-кышын да сирәк чирли. Үсемлек формальдегидның (ДСП һәм заманча башка материаллардан ясалган җиһаз  чыгара торган зарарлы матдә) 90 процентына кадәр үзенә «йота», бүлмәдәге әйберләрнең чатыр-чотыр килеп электрлашуын булдырмый.

Фикус. Әлеге зур гөл йортка тынычлык иңдерә. Әйтергә кирәк, караватка якын кую киңәш ителгән бердәнбер гөл бу. Фикус, токсиннарны «йотып», һавага фитонцидлар бүлеп чыгара.

Кунак бүлмәсе

Аны күзгә бәрелеп торган зур гөлләр белән бизәргә мөмкин.

Монстера. Яфраклары ачык уч төбен хәтерләткән бик купшы гөл. Кеше күп җыела торган урыннар өчен генә яратылган диярсең. Тискәре энергияне үзенә суырып, уңай энергия чыгара. Һаваны озонга, кислородка баетып, дымландырып тора.

Сансевиерия (чуртан койрыгы). Электр приборларыннан чыккан зарарлы нурланышны үзенә сеңдереп, һаваны чистарта.


Фикер өстәү